+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 Августа , 08:30

Хөкүмәттә логистик парклар булдыру турында фикер алыштылар

Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә төбәк Хөкүмәте утырышында логистик парклар, аларның идарәче компанияләре һәм резидентлары турындагы мәсьәлә каралды.

Хөкүмәттә логистик парклар булдыру турында фикер алыштыларХөкүмәттә логистик парклар булдыру турында фикер алыштылар
Хөкүмәттә логистик парклар булдыру турында фикер алыштылар

Министрлар Кабинеты башлыгы хәбәр итүенчә, узган елның декабрендә республиканың инвестицион эшчәнлек өлкәсендәге аерым закон актларына үзгәрешләр кертелгән. Төп яңалыкларның берсе яңа юнәлешне кертү – логистик парклар булдыру.

- Бездә склад мәйданнары белән җитәрлек тәэмин ителмәү күзәтелә. Әлеге күрсәткеч буенча республика Русиянең алдынгы төбәкләреннән артта кала. Узган ел нәтиҗәләре буенча гамәлдәге сыйфатлы күчемсез милекнең гомум күләме 673 мең кв.м тәшкил иткән. чагыштыру өчен, Свердловск өлкәсендә бу күрсәткеч 2,6 млн кв. м тәшкил иткән, – дип белдерде Андрей Назаров.

Логистика инфраструктурасын үстерү турындагы җентекле доклад белән Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр министры Константин Климин чыгыш ясады.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас