Агымдагы елның 1 августыннан 2027 елның 31 мартына кадәр Русиядә күп балалы гражданнарга, пенсионерларга, инвалидларга һәм студентларга социаль яклау чараларын күрсәтү өчен «Мир» түләү карталарын куллану буенча эксперимент башланды. Аларга катнашу өчен дәүләт хезмәтләре порталында теләсә кайсы банк чыгарган «Мир» картасын теркәргә кирәк. Шуннан соң алар автомат рәвештә шәһәр һәм шәһәр яны транспортында, шулай ук мәдәният учреждениеләренә барганда һәм азык-төлек кибетләрендә ташламалар ала башлаячак.
Экспериментның төп бурычы-ташламаларны төгәл һәм үтә күренмәле бирүнең яңа механизмын сынап карау. Моннан тыш, «Мир» картасы ташламаларны раслау өчен шәхси мәгълүматларны тапшырмыйча гына кулланылачак. Эксперимент координаторы итеп Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы билгеләнде. Аны гамәлгә ашыруда федераль казначылык, «Түләү карталарының милли системасы» компаниясе, пенсия һәм социаль иминият фонды, Транспорт министрлыгы, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, шулай ук төбәк хакимиятләре катнаша.
Беренчеләрдән булып аны 3 пилот-төбәктә – Башкортстан, Ростов һәм Төмән өлкәләрендә сынап карыйлар. Премьер-министр дәүләт идарәсен санлы үстерү министрлыгына, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына һәм башка кызыксынган республика башкарма органнарына федераль үзәк белән бергәләп экспериментны гамәлгә ашыру өчен кирәкле адымнарны оператив рәвештә әзерләргә кушты.
Фото: pravitelstvorb.ru