+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 Августа , 05:10

Путин Башкортстан балетмейстерын һәм Учалы комбинаты коллективын бүләкләде

Владимир Путин Русиянең дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.

Путин Башкортстан балетмейстерын һәм Учалы комбинаты коллективын бүләкләдеПутин Башкортстан балетмейстерын һәм Учалы комбинаты коллективын бүләкләде
Путин Башкортстан балетмейстерын һәм Учалы комбинаты коллективын бүләкләде


Документ нигезендә «Мәдәнияттә һәм сәнгатьтә хезмәтләре өчен» медале белән Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең балетмейстер-куючысы Рәмизә Мөхәммәтшина бүләкләнде.

Шул ук указ белән металлургия сәнәгатен үстерүгә һәм Русиянең икътисадый потенциалын ныгытуга керткән зур өлеше өчен «Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән «Учалы тау-баету комбинаты» коллективы бүләкләнде.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас