

2025 ел ахырына булган мәгълүматларга караганда, Башкортстанда төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге юлларның 69,2 проценты нормативларга туры килә. Бер ел элек бу күрсәткеч 68,6 процент тәшкил иткән, ә төбәк 16нчы урында булган.
Рейтинг лидеры Мәскәү булды – анда нормативларга 100 процент юл туры килә. Өчлеккә шулай ук Чиләбе өлкәсе (84,6) һәм Ингушетия (84,2) кергән.
Иң яхшы унлыкта — Севастополь, ХМАО, Адыгея, Краснодар крае, Дагыстан, Мәскәү һәм Төмән өлкәләре.
Шулай итеп, Башкортстан акрынлап рейтингтагы позицияләрен һәм юл челтәренең сыйфатын яхшырта бара.