

III–VIII гасырларга караган һәйкәлне тикшерү 2017 елдан бирле бара. Бу юлы археологлар 25 каберлекне өйрәнгән һәм хатын-кыз бизәнү әйберләре, муенсалар, асылташлар, пряжкалар, керамика, шулай ук кораллар - элек белгечләр очратмаган кылычлар, пычаклар һәм хәнҗәрләр тапканнар.
Моннан тыш, галимнәр балалар каберлекләрен һәм бөтенлеге бозылган каберлекләрне тапкан. Хәзер белгечләр җенесен, яшен билгеләү һәм ДНК-тикшеренүләр үткәрү өчен калдыкларны өйрәнәчәк.
Экспедиция җитәкчесе Рида Русланова билгеләп үтүенчә, Бөре каберлеге Көнчыгыш Европаның урта гасыр халыклары тарихын өйрәнү өчен мөһим һәйкәлләрнең берсе санала.