+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 Августа , 15:05

Марат Яруллин бакчада эшләп, яңа җырына ишарә ясаган

Артист чәчәкләр арасында күңелле видео төшереп, яңа җырының исемен сер итеп калдырган.

Марат Яруллин бакчада эшләп, яңа җырына ишарә ясаганМарат Яруллин бакчада эшләп, яңа җырына ишарә ясаган
Марат Яруллин бакчада эшләп, яңа җырына ишарә ясаган

Башкортстанның атказанган артисты Марат Яруллин социаль челтәрләрдә язылучылары белән күңелле видео уртаклашкан. Видеога ул «Иртә бакчада башланды» дип исем биргән.

Кадрларда артист эш киемендә, күзлек һәм перчаткалар киеп, бакчада эшли. Башта ул бакча кайчысын тотып күренә, аннары газон чапкыч белән эшли. Соңрак Марат Яруллин гортензияләр арасында дәртле музыка астында күңелле итеп сикереп биеп ала.

– Ничек уйлыйсыз, җырның исеме нинди булыр? – дип, җырчы язылучыларын тагын да кызыксындырган.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас