

13 яшьлек малай, “ВАЗ-2114” автомобилендә Бишбүләк авылы ягыннан Чехово авылы ягына таба хәрәкәт иткәндә, идарәне югалтып, машинаны әйләндергән.
Җәрәхәтләр алган үсмер дәваханәгә озатылган. Баланың автомобиль ачкычын Чишмә районыннан әбисенә кунакка килгән абыйсыннан рөхсәтсез алуы ачыкланган.
Башкортстанда М-5 “Урал” автоюлының 1431нче чакрымында үлемечле һәлакәт булган. Башкортстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, “Кио Рио” руле артында 44 яшьлек водитель “GMC” автомобиле белән бәрелешкән.
Икенче автомобиль бәрелүдән соң юл читенә төшеп әйләнгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 60 яшьлек “GMC” водителе урында ук үлгән, аның пассажирын төрле җәрәхәтләр белән медицина учреждениесенә озатканнар.
Башкаланың Затон шоссесында 60 яшьлек “Рено Дастер” водителе идарә итүне башкара алмаган һәм электр баганасына килеп бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә аның 59 яшьлек пассажиры җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган, дип хәбәр иттеләр башкала Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә.
Башкаланың Көнчыгыш чыгу юлының беренче чакрымында “УАЗ” водителе вакытлы юл киртәләренә бәрелгән. Җиңел автомобиль механик зыян күргән, дип хәбәр итә Башкортстанның Транспорт дирекциясе. Машинаны туннельдән читкә тартып чыгарганнар.
Урынга ДАИ хезмәткәрләре килгән. Тиз арада юл хәрәкәте белән идарә итү һәм машина йөртүчеләргә мәгълүмат бирү оештырылган, ә подрядчы оешма машина юлын тәртипкә китергән.
Игътибар!
Дәүләт автоинспекциясендә көчле яңгыр вакытында хәвефсезлек чаралары турында искә төшерәләр.
Мондый һава торышы аркасында машина йөртүчеләрнең күз күреме җитәрлек булмаска мөмкин, бу юл-транспорт һәлакәтен, шул исәптән җәяүлеләргә бәрелү куркынычын арттыра.
Водительләргә якындагы фаралар яктысын кулланырга, тизлекне киметергә һәм каршыдагы автомобильгә кадәр 15 метр чамасы араны тотарга киңәш итәләр.
Җәяүлеләргә юлны транспорт тулысынча туктаганнан соң гына кичәргә, шулай ук яктылыкны кайтара торган элементлар киеп йөрергә киңәш итәләр.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102