

Исегезгә төшерәбез, Октябрь революциясе урамын яңартуга 2022 елда керештеләр. Проект берничә этапта тормышка ашырыла. Ул коммуникацияләрне алыштыруны, юл өслеген һәм тротуарларны яңартуны, урам яктырту системасын урнаштыруны күздә тота.
Уфа хакимиятенең юллар төзү, төзекләндерү һәм ясалма корылмалар идарәсе башлыгы Константин Паппе хәбәр иткәнчә, Цюрупа урамыннан алып Воровский урамына кадәрге участокта асфальт һәм инженерлык челтәрләрен салу төгәлләнгән. Монда транспорт хәрәкәтен 2026 елның сентябрендә ачарга планлаштыралар. Якындагы планнарда — тротуарларны төзекләндерү һәм фонарьлар урнаштыру. Бу участоктагы эшләрне 2027 елда тулысынча төгәлләргә тиешләр.
Тагын бер мөһим юнәлеш — урамда урнашкан йортларны реставрацияләү белән кызыксынган инвесторлар белән эшләү. Аларның күбесе мәдәни мирас объектлары булып тора. Киләчәктә аларда иҗади киңлекләр, җәмәгать туклануы урыннары һәм кибетләр урнаштырырга исәп тоталар.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, проект Октябрь революциясе урамын яңартуга комплекслы якын килүне күздә тота.
– Бер ай эчендә генә монда хәрәкәт ачылачак, урам эшли башлаячак, – диде Радий Хәбиров. – Тулаем алганда, бу бер еллык проект түгел. Биредә үз инвесторларын көтеп торучы мәдәни мирас объектлары күп. Бу йортлар башкалабызның туристлык картасында лаеклы урын алырга — музейлар, сувенир кибетләре, кафе һәм рестораннар булырга тиеш. Алда эш күп, бәлки, барысы да күпләр теләгәнчә тиз бармыйдыр. Әмма бу масштаблы проектны һичшиксез төгәлләячәкбез — уфалылар һәм республиканың барлык халкы бу матурлыкка лаек.