+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 август , 12:55

Балтачта район көне үтте

20 августта Балтач районы оешуга 96 ел тулуны билгеләп үтте. Тантанада Русия Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Юлай Кидрасов, Уфа шәһәр округы Советы рәисе урынбасары Артур Шәйнуров, фән һәм мәдәният вәкилләре, районнан чыккан танылган кешеләр катнашты.

Балтачта район көне үттеБалтачта район көне үтте
Балтачта район көне үтте
Бай эчтәлекле программа тарих-туган якны өйрәнү үзәген ачудан башланды. Яңа үзәк Балтач җиренең тарихын, традицияләрен һәм рухи мирасын саклап калырга тиеш. Кунаклар Дан аллеясына һәм «Кайгылы ана» мемориаль комплексына чәчәкләр салды.

Аннары «Баллы Балтач» бал ярминкәсе узды, анда умартачыларның продукциясе, һөнәрчеләрнең эшләнмәләре, районның авыл хуҗалыгы товарлары тәкъдим ителде. Биредә кунаклар җирле осталарның һәм предприятиеләрнең хезмәт нәтиҗәләре белән таныша алдылар.

Бәйрәм район мәдәният йортында дәвам итте. Тантаналы чарада район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев халыкны истәлекле дата белән котлады һәм бүләкләр тапшырды. Махсус хәрби операция барышында һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына хәрби бүләкләр тапшыру тантанасы аерым урын алды. Кунакларга «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проектының мөмкинлекләре тәкъдим ителде, аның ярдәмендә район мәдәният йортларына һәм авыл мәдәният учреждениеләренә яңа җиһазлар, мебель һәм сәхнә костюмнары бирелде.

Эш сәфәре кысаларында Эльвира Аеткулова «Белоснежка» балалар бакчасында булды. Кунакларга полилингваль төркемнең эшен күрсәттеләр, анда балалар урыс, башкорт һәм инглиз телләрен өйрәнәләр, шулай ук милли телне һәм мәдәниятне саклау проектлары белән таныштырдылар.

Көннең тагын бер вакыйгасы Иске Балтачта «Гранд Банкет»яңа рестораны ачылу булды. Бәйрәм программасы «Яшьлек» физкультура-сәламәтләндерү комплексында тәмамланды, анда Аскын, Балтач һәм Тәтешле районнары укучылары өчен балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча «Балачакның имин юлы» белем бирү-күңел ачу чарасы узды.

Фото: Газим Талипов
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас