Форум 27-28 августта Түбән Новгородта узды. Быел форум барышында Русиянең барлык 89 төбәгендә яшәүчеләрдән 48 меңнән артык идея килде. Эксперт сайлап алу нәтиҗәләре буенча топ-300, топ-100 һәм топ-10 иң яхшы инициативалар формалаштырылды.
Эксперт сайлап алу нәтиҗәләре буенча топ-300гә Башкортстаннан сигез инициатива кергән. Өч проект «милли социаль инициатива» юнәлешендә билгеләп үтелде һәм мәшгульлек, сәламәтлек саклау һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү өлкәсендә гамәли карарлар булып тора.
«Маршрут төзелде» дигән беренче проект урта һөнәри белем бирүнең педагогик белгечлекләрен тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру белән бәйле. Аның бурычы –алган һөнәре буенча эшләүче чыгарылыш сыйныф укучыларының өлешен хәзерге 40-45 проценттан 2026 ел ахырына 70 проценттан да ким булмаган күләмдә арттыру. Моның өчен процесста катнашучыларның эшен берләштерергә һәм санлы инструментларны нәтиҗәлерәк кулланырга тәкъдим итәләр. Проект авторлары-республика халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры урынбасары Ләйсән Галләмова һәм учреждениенең клиент тәҗрибәсе дизайны бүлеге җитәкчесе Татьяна Канбекова.
Икенче карар – “Шәфкать туташы посты стандарты”, ул табиблар һәм шәфкать туташлары арасында бурычларның бер өлешен яңадан бүләргә ярдәм итә. Шәфкать туташы постлары госпитализациягә, шифаханә-курорт дәвалануына һәм диспансер күзәтүе кысаларында юлламалар рәсмиләштерәләр. Бу терапевтларга йөкләнешне 20 процентка кадәр киметергә һәм тирәнрәк күзәтү таләп ителгән пациентлар өчен вакыт бүлеп куярга мөмкинлек бирә. Проектны Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы, тармакның проект офисы һәм Кушнаренко һәм Иглин үзәк район дәваханәләренең баш табиблары тәкъдим итте.
Өченче инициатива – “ОВЗлы балаларга стоматологик ярдәм оештыру”. Бу башка территорияләрдә тиражларга мөмкин булган модель. Күп профильле балалар хастаханәсе яисә үзәк район хастаханәсенең эре балалар бүлеге базасында махсуслаштырылган кабинет булдырыла. Дәвалауны наркоз астында анестезиолог-реаниматологлар һәм балалар стоматологлары катнашында үткәрәләр. Бер визит вакытында балага кирәкле күләмдә стоматологик ярдәм күрсәтәләр. Проект авторы – Республика балалар клиник дәваханәсенең баш табибы Людмила Семавина.
- Башкортстан башлангычларына югары бәя бирү республикада конкрет бурычлар өчен нәтиҗәле чишелешләр таба белүләрен күрсәтә,-дип билгеләп үтте Рөстәм Моратов.
Өстәвенә, бу проектларны гамәлдә кулланырга мөмкин: чыгарылыш укучыларына белгечлек буенча эш табарга ярдәм итәргә, поликлиникаларда йөкләнешне нәтиҗәлерәк бүләргә һәм ОВЗ белән авыручы балаларга стоматологик ярдәм күрсәтүне кулайрак итәргә.
Форумның эшлекле программасында Башкортостан Республикасында АСИ төбәк сервис вәкиле Альбина Касыймханова катнашты. Ул конкрет тормыш ситуацияләре белән эшләү аша тормыш сыйфатын яхшырту турында эксперт сессиясендә чыгыш ясады. Сессия кысаларында иҗтимагый инициативаларны гражданнарга ярдәм итүнең конкрет механизмнарына күчерергә мөмкинлек бирә торган гамәли карарлар каралды.
Шулай ук форумда аерым питч - сессия кысаларында Башкортстан Республикасының тагын бер проекты – «Татани» (авторы Илшат Гобәйдуллин) тәкъдим ителде. Бу өлкән яшьтәге кешеләр турында гаилә кайгырту платформасы ЯИ-ярдәмчесе һәм «XXI гасыр тимурчылары»үзара ярдәм системасы белән. Проект заманча технологияләрнең кеше катнашын ничек тулыландыра алуын һәм якыннары турында кайгыртуны аңлаешлырак, вакытында һәм системалы итә алуын күрсәтә.
Практика күрсәткәнчә, идея белән эш форумга йомгак ясаганнан соң тәмамланмыйча, төбәк дәрәҗәсендә дәвам иткән вакытта сизелерлек нәтиҗәгә ирешелә. Республикада мондый эш җайга салынган.
Традиция буларак, федераль топ-битләргә кергән идеяләргә, шулай ук «Ил өчен көчле идеяләр» иҗтимагый инициативаларның төбәк форумында җиңүче булган идеяләргә тармак республика башкарма органнары яки үсеш институтлары арасыннан куратор беркетелә.
- Хәзер авторлар белән эшне дәвам итү һәм әлеге карарлар алга таба үсеш алсын өчен шартлар тудыру мөһим. Инициативалар белән алга таба эшләү механизмнарын билгеләргә кирәк — төбәк ярдәменнән алып аларны тиражлауга һәм федераль дәрәҗәгә чыгуга кадәр, - дип ассызыклады Рөстәм Моратов.
Доклад азагында Премьер-министр Андрей Назаров Башкортстан инициативалары авторлары, штаблар, башкарма хакимият органнары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашында стратегик сессия уздыруны йөкләде.
Фото: pravitelstvorb.ru