+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 Сентября , 15:10

Октябрьскийда күпфункцияле йөзү бассейны ачылачак

2027 елда Октябрьскийда күпфункцияле йөзү бассейны ачарга планлаштыралар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Октябрьскийда күпфункцияле йөзү бассейны  ачылачакОктябрьскийда күпфункцияле йөзү бассейны  ачылачак
Октябрьскийда күпфункцияле йөзү бассейны ачылачак

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Октябрьскийга эш сәфәре вакытында «Россия спорты» дәүләт программасының «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль проекты кысаларында дәүләти-хосусый партнерлык механизмын кулланып төзелә торган бассейн төзелеше мәйданчыгында булды.
Төбәк җитәкчесе төзелеш-монтаж эшләренең барышы һәм булачак спорт объектының мөмкинлекләре белән танышты.
- Октябрьский һәрвакыт спорт шәһәре булды. Мин үзем балачакта бирегә көрәш буенча ярышларга килгән идем, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Ә «Бизнес-спринт» проекты нәтиҗәсендә шундый зур заманча объектлар төзү өчен кирәкле озак вакытлы инвестицияләр барлыкка килә.

Фото: спйт ГЛАВЫ РБ

Автор:Зөһрә Исламова