+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 Сентября , 15:15

Радий Хәбиров Стәрлетамак граждан җәмгыяте институтлары вәкилләре белән очрашты

Бүген Стәрлетамакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров муниципалитетның гражданлык җәмгыяте институтлары вәкилләре белән очрашты. 

Радий Хәбиров Стәрлетамак граждан җәмгыяте институтлары вәкилләре белән очраштыРадий Хәбиров Стәрлетамак граждан җәмгыяте институтлары вәкилләре белән очрашты
Радий Хәбиров Стәрлетамак граждан җәмгыяте институтлары вәкилләре белән очрашты

Әңгәмә барышында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, икътисад һәм социаль өлкә үсеше, шәһәр инфраструктурасының торышы һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Очрашуны ачып, төбәк җитәкчесе халыкны Стәрлетамакның 260 еллыгы белән котлады һәм җәмәгатьчеләр белән ачык сөйләшүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Дискуссиянең төп темаларының берсе хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, сугышчыларны тернәкләндерү һәм дәвалау булды.

Башкортстан Башлыгы хәрбиләрнең тыныч тормышка кайтуына аерым игътибар бирде.


- Безнең сугышчылар арасында төпле кешеләр күп. Аларны акрынлап дәүләт хакимияте структурасына интеграцияләргә, кадрлар резервы буларак карарга кирәк, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы шулай ук СВО ветераннары ассоциациясенең муниципаль бүлекләре белән хезмәттәшлекне ныгытырга өндәде, чөнки хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар үзләре бер-берсен яхшырак аңлыйлар һәм иптәшләренә нәтиҗәлерәк ярдәм итә алалар.

Икътисад турында сөйләгәндә, Радий Хәбиров Стәрлетамакның, Башкортстанның иң эре сәнәгать үзәкләренең берсе буларак, көчле позициясен билгеләп үтте.

– Бу җәһәттән шәһәр һәрвакыт нык һәм актив, сәнәгать предприятиеләре шактый нәтиҗәле эшли, - дип ассызыклады республика Башлыгы.

Мөһим тема – Стәрлетамакның транспорт инфраструктурасын үстерү. Сүз шул исәптән Техник урамындагы авария юл үткәргече турында да барды. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, әлеге объектны ремонтлауның төрле вариантлары эшләнә, аңа проект эшләре тәмамланганнан соң ук керешергә мөмкин булачак.

Әлеге очрашу хакында тулырак https://glavarb.ru/ru/news/event/vstrecha-s-predstavitelyami-institutov-grazhdanskogo-obshchestva-sterlitamaka-91868/ сылтамасы аша укырга мөмкин.

 

Фото: glavarb.ru 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас