+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 Сентября , 12:55

Стәрлетамакта «Мәдәни код» креатив кластеры эшли башлады

Бүген Стәрлетамакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Мәдәни код" креатив кластеры эшчәнлеге белән танышты.

Стәрлетамакта «Мәдәни код» креатив кластеры эшли башладыСтәрлетамакта «Мәдәни код» креатив кластеры эшли башлады
Стәрлетамакта «Мәдәни код» креатив кластеры эшли башлады

Шәһәр үзәгендә һөнәрчелек һәм креатив индустрияләрне үстерү өчен яңа иҗади киңлек булдырганнар.
Кластер автор музей-остаханәләрен, локаль брендларны, мәгариф проектларын һәм мәдәни вакыйгаларны берләштерергә тиеш. Биредә шулай ук экскурсияләр, остаханәләр, ярминкәләр, концертлар узачак. Планда - урындагы осталар эшләре белән сувенир кибете ачу – Төп үзенчәлек - «Ачык остаханә» форматы, анда килүчеләргә әзер продуктны гына түгел, ә аны булдыру процессын да күрсәтәләр.
Радий Хәбиров биредә оештырылган фермер продуктлары һәм һөнәрчеләр эшләнмәләре белән «Патрики-маркет» күргәзмә-ярминкәсен, шулай ук кластерның беренче резидентлары – «Чудо-глина» чүлмәкче остаханәсе һәм һөнәрчелек шоколады музей-остаханәсе мәйданчыкларын карап чыкты. Кондитер брендына нигез салучы Марина Григорьева крафт шоколадын җитештерүне киңәйтү планнары турында сөйләде. Төбәк җитәкчесе эшкуарларга үз эшчәнлек өлкәсенә туры килә торган оптималь республика чараларын тәкъдим итәргә кушты.

Стәрлетамак хакимияте башлыгы Эмиль Шәймәрданов хәбәр иткәнчә, «Мәдәни код» проекты шәһәрнең тарихи өлешендә туристлык маршрутларын җәлеп итәчәк, шулай ук аны бары тик сәнәгать үзәге буларак кабул итүне үзгәртәчәк, һөнәрчелек, сәүдәгәрлек һәм гастрономия традицияләренең бай тарихын күрсәтәчәк.

Фото: https://glavarb.ru

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас