

Уфада үз гаиләләре белән яшәргә теләүче абыйлы-энеле бертуганнар өчен әти-әни эзлиләр. Ятимнәр анкетасын Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарды.
Давидка 8 яшь. Ул дустанә, игелекле һәм актив малай. Аның һәрнәрсәгә үз фикере бар, һәм ул аны яклый белә.
Ул җырларга һәм рәсем ясарга, конструкторлар җыярга һәм үз куллары белән нәрсәдер ясарга ярата. Аңа бигрәк тә үзеңә нәрсәдер уйлап табарга, җыярга яки ясарга мөмкин булган шөгыльләр ошый. Өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән Давид бик җиңел һәм ачык итеп аралаша.
Ярославка 12 яшь. Ул — аралашучан, ярдәмчел һәм сәләтле малай. Үсмер чараларда бик теләп катнаша, рәсем ясарга оста һәм дәресләрдә актив шөгыльләнә.
Укуы да аңа кызыклы: Ярослав яңаны белергә тели, сораулар бирә һәм кызыксынып төрле эшләргә керешә.
Малайлар үзләренең җылы өйләре турында, аларны көтеп алган, яраткан, кирәк чакта кочаклап юатачак әти-әни турында хыяллана.
Бу юлларны укыганда йөрәгегез сулкылдап куйса, берүк читтә калмагыз. Бәлки, нәкъ менә сез аларның тормышын үзгәртәчәк кешеләр булырсыз!
Дуслар, сез дә бу бертуганнарга гаилә табарга ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.
Бертуганнарны, Русия законнарына ярашлы, аерырга ярамый.
Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.