+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 Сентября , 10:55

Күпбалалы гаиләләргә ярдәм булачак

Владимир Путин күпбалалы гаиләләр өчен ипотека ставкасын киметү тәкъдимен хуплады.

Күпбалалы гаиләләргә ярдәм булачакКүпбалалы гаиләләргә ярдәм булачак
Күпбалалы гаиләләргә ярдәм булачак
Русия Президенты Владимир Путин Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белованың йорт сатып алганда яки йорт төзегәндә күпбалалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека ставкасын түбәнәйтү тәкъдимен хуплады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил мондый гаиләләр өчен зур йортта яши алу мөһимлеген билгеләде. Ул шәхси торак төзелешендә күпбалалы гаиләләр өчен гаилә ипотекасы ставкасын фатир сатып алуга караганда түбәнрәк билгеләргә тәкъдим итте.

Путин тәкъдимнең яхшы булуын һәм аның төзелеш тармагына да ярдәм итәчәген билгеләде.

Президент шулай ук мондый гаиләләргә көчле двигательле автомобильләр сатып алуга өстәмә ташламалар бирү мәсьәләсен карарга тәкъдим итте.

Фото: iz.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас