+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 Сентября , 09:10

Путин КХДР белән хезмәттәшлекне дәвам итүне раслады

Русия Президенты ике ил мөнәсәбәтләренең нигезендә дуслык һәм үзара ярдәм ятуын билгеләп үтте.

Путин КХДР белән хезмәттәшлекне дәвам итүне расладыПутин КХДР белән хезмәттәшлекне дәвам итүне раслады
Путин КХДР белән хезмәттәшлекне дәвам итүне раслады


Русия Президенты Владимир Путин КХДР лидеры Ким Чен Ынга ике ил арасындагы киң колачлы стратегик партнерлыкны ныгытуны дәвам итәчәге турында белдерде.

Бу хакта Корея үзәк телеграф агентлыгы хәбәр иткәнчә, Русия лидеры КХДР оешу еллыгы уңаеннан Ким Чен Ынга котлау телеграммасы юллаган. Котлауда Путин Мәскәү белән Пхеньянның тыгыз хезмәттәшлеген дәвам итәргә кирәклеген билгеләп үтте.

«Без сезнең белән, һичшиксез, дәүләтләребез арасында киң колачлы стратегик партнерлыкны ныгыту буенча иң тыгыз уртак эшне дәвам итәчәкбез», – диелә телеграммада.

Дәүләт башлыгы шулай ук Русия һәм КХДР арасындагы мөнәсәбәтләрнең һәрвакыт дуслык, яхшы күршелек һәм үзара ярдәм принциплары нигезендә корылуын ассызыклады.

Фото: vesti.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас