Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Башкортстан һәм Абхазия туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү белән кызыксына. Аерым алганда, яклар «Башкорт-абхаз озын гомерлелек» программасының дәвамы, шулай ук Уфа белән Сухум арасында туры авиаэлемтәне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, Башкортстан халкын Абхазиянең туристлык мөмкинлекләре белән киңрәк таныштырырга кирәк. Моның өчен Радий Хәбиров Абхазия туризм тармагы вәкилләренең Башкортстанга эшлекле сәфәрен оештырырга тәкъдим итте.
– Сезнең туроператорларыгызның бирегә килеп, билгеле бер эш алып баруы максатка ярашлы булыр иде. Чөнки безнең халык кайчак сездә нинди яңа кунакханәләр барлыкка килгәнен, кайсы объектларга бару яхшырак икәнен белмәскә дә мөмкин, – диде Радий Хәбиров.
Очрашуда катнашучылар мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирде. Бадра Гунба Абхазия һәм Башкортстан яшьләре арасында элемтәләрнең ныгуына игътибар итте. Аерым алганда, мондый багланышлар Уфадагы вузара кампустагы Русия-Абхазия мәдәни үзәге мәйданчыгында да үсеш ала.
Шулай ук Абхазия Президенты Башкортстанга Сухумда Диоскуров яр буен яңартуда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Исегезгә төшерәбез, 2026 елның июлендә Радий Хәбиров Абхазия башкаласындагы бу тарихи урынның яңартылган кыяфәте белән танышты. Объектны торгызу Русия төбәкләре, шул исәптән Башкортстан ярдәме белән мөмкин булды.
Яклар Башкортстан Хөкүмәтенең Абхазия делегациясе белән киңәйтелгән очрашуы барышында хезмәттәшлек перспективалары турында җентекләбрәк фикер алышты.
Фото: glavarb.ru