+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 Сентября , 08:35

Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салынды

Бүген Уфада Абхазия Президенты Бадра Гунба һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Совет мәйданына килде. Биредә алар Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды.

Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салындыШәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салынды
Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салынды
Анда булганда төбәк җитәкчесе Абхазия Президентына 2022 елның 11 октябрендә – Республика көнендә ачылган мемориаль комплекс концепциясе турында сөйләде. Скульптура композициясе 112нче башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командирына, аның данлыклы атлыларына һәм Ватанны саклаучыларга багышланган. Һәйкәл авторы – скульптор, Русиянең халык рәссамы Салават Щербаков.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Абхазия Президенты Бадра Гунба җитәкчелегендәге делегация эш сәфәре белән Башкортстанда. Программада – сәнәгать һәм мәгариф объектларында булу, уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышу.

Фото: glavarb.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас