+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 Сентября , 12:15

2027 елда Башкортстанда зубрлар көтүен тагын тугыз башка тулыланачак

Морадым тарлавыгында сирәк хайваннарның популяциясен тергезү проекты уңышлы дәвам итә. 10 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Күгәрчен районына эш сәфәре вакытында «Морадым тарлавыгы» табигать паркындагы зубрлар вольер хуҗалыгында булды.

2027 елда Башкортстанда зубрлар көтүен тагын тугыз башка тулыланачак2027 елда Башкортстанда зубрлар көтүен тагын тугыз башка тулыланачак
2027 елда Башкортстанда зубрлар көтүен тагын тугыз башка тулыланачак
Демонстрацион вольерда зубрлар берничә футбол кыры мәйданына тиң территориядәге урманлы зонада асрала. Биредә хайваннарны куркынычсыз арадан ике катлы койма аша күзәтергә мөмкин.

Көтүнең калган өлеше табигый шартларда иректә яши. Ана зубрларның берсенең хәрәкәтен күзәтү өчен аңа радиомаяклы муенса такканнар. Туристлар өчен «зубрлар сукмагы» махсус маршруты оештырылган. Ул вольерга баруны һәм экскурсияне үз эченә ала.

Республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов сөйләвенчә, уңайлы климат, азык базасының мул булуы һәм белгечләрнең даими кайгыртуы аркасында көтү әкренләп арта бара. Күптән түгел биредә тагын ике бозау туган. Хәзер Русиядә бу хайваннарның бердәнбер ирекле төркемендә 33 баш зубр исәпләнә.

Исегезгә төшерәбез: Көньяк Уралда борынгы заманда яшәгән зубрлар популяциясен тергезү буенча уникаль проект 2023 елда старт алды. Беларуська сәфәре вакытында Радий Хәбиров Башкортстанга Беловежск урманыннан бер төркем хайван китерергә тәкъдим итте. Минскида бу идеяне хупладылар.

Республикада эшче төркем төзелде. Аның составына Русия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге, Экология министрлыгы, Россельхознадзор һәм ветеринария буенча дәүләт комитеты вәкилләре керде. Галимнәр Беловежск карурманында булдылар, хезмәттәшләре белән барлык мәсьәләләрне җентекләп тикшерделәр һәм төбәктә зубрларны үрчетү өчен киртәләр юк дигән нәтиҗәгә килделәр. Зубрларны күчерүне Русия Табигать министрлыгы да хуплады. 2023 елда Башкортстанга 18 зубр китерелде.

Проектны гамәлгә ашыру «Экологик иминлек» гомумдәүләт проектының «Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү» федераль проекты кысаларында дәвам итә.

Быел GRASS һәм RWB компанияләренең табигатьне саклау инициативасы ярдәмендә Башкортстанга Беловежск урманыннан алты зубр китерелде.

Республика Башлыгы хәбәр иткәнчә, 2027 елда Президентның Табигать фонды гранты хисабына Морадым тарлавыгына тагын тугыз зубр китерергә планлаштыралар.

– Проектның максаты – Башкортстанда биологик төрлелекне саклау һәм үзеннән-үзе үрчи ала торган зубрлар көтүен булдыру. Без берни дә уйлап тапмадык – күпмедер вакыт элек зубрлар безнең территориягә килеп урнашты. Республикада азык базасы яхшы, климат шартлары уңай, аларга һөҗүм итәрдәй ерткычлар юк – болар барысы да аларны үрчетү өчен иң кулай шартлар, – диде Радий Хәбиров. – Эшләрнең яхшы баруының күрсәткече – Башкортстанда туган җиде бозау. Алар бик яхшы үсә. Зубрларны карарга бөтен республикадан һәм башка төбәкләрдән кешеләр килә. Кунакларга уңайлы булсын өчен, бу мәһабәт хайваннарны күзәтү мөмкинлеге бирүче манара төзелде. Проект безнең өметләрне аклады дип әйтә алам. Без аны фәнни проект буларак башладык, ә хәзер ул туризмны үстерү өчен көчле этәргеч бирде.

Фото: glavarb.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас