Башкортстанга рәсми сәфәр белән Абхазия Президенты Бадра Гунба җитәкчелегендә делегация килде. Абхазия җитәкчелеге һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Совет мәйданында Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды.
Абхазия Президенты Бадра Гунба һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның эшлекле очрашуы үтте. Яклар сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне ныгыту һәм ике яклы мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, Башкортстан һәм Абхазия туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү белән кызыксына. Аерым алганда, яклар “Башкортстанда һәм Абхазиядә озын гомерлелек” программасын дәвам итү, шулай ук Уфа белән Сухум арасында туры авиаэлемтәне үстерү мәсьәләләрен тикшерде.
Республика Башлыгы ассызыклавынча, Башкортстан халкын Абхазиянең туризм мөмкинлекләре белән киңрәк таныштырырга кирәк. Моның өчен Радий Хәбиров Абхазия туризм тармагы вәкилләренең Башкортстанга эшлекле сәфәрен оештырырга тәкъдим итте.
Очрашуда катнашучылар мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирде. Бадра Гунба Абхазия һәм Башкортстан яшьләре арасында элемтәләрнең ныгуын билгеләде. Аерым алганда, мондый бәйләнеш Уфадагы вузара кампустагы Русия-Абхазия мәдәни үзәге мәйданчыгында да үсеш ала.
Республика йортында Бадра Гунба һәм Радий Хәбиров катнашлыгында башкарма власть органнары җитәкчеләренең киңәйтелгән очрашуы узды. Яклар уртак проектларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышты, шулай ук хезмәттәшлекне алга таба үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.
Төбәк җитәкчесе ике яклы мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәлелеген югары бәяләде. Бу икътисади һәм социаль күрсәткечләрдә дә чагыла.
– Мондый эшлекле сәфәрләр Башкортстан белән Абхазия арасындагы элемтәләрне ныгыту өчен бик файдалы. Бүген – Русия белән Абхазия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 18 ел тулган көндә – республикабызда булуыгыз символик мәгънәгә ия, – диде Радий Хәбиров. – Бергә эшләгән елларда без җылы, эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырдык. Муниципалитетлар һәм башкарма власть органнары арасында хезмәттәшлек нәтиҗәле үсешә. Башкортстан һәм Абхазия арасында 2030 елга кадәр хезмәттәшлекне киңәйтү буенча “юл картасы” гамәлдә. Ике яклы элемтәләрнең төп драйверы – актив сәүдә-икътисади хезмәттәшлек. Товар әйләнеше дүртенче ел рәттән үсә һәм быелның беренче алты аенда ул 2025 ел күрсәткеченнән артып китте.
Абхазия Президенты, үз чиратында, Башкортстанның идарә командасына ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгытуга керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде.
– Русия Федерациясе белән бәйләнешләрне киңәйтү һәм ныгыту – ил үсешендә өстенлекле юнәлеш. Монда төбәкләр белән хезмәттәшлек аерым урын алып тора, – диде Бадра Гунба. – Башкортстан күп дистә еллар дәвамында Абхазия халкына ярдәм итте. Һәм бүген безнең ныклы дуслыгыбыз икътисадта, мәгарифтә, мәдәнияттә системалы эшне җайга салырга ярдәм итә.
Абхазия делегациясе дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусында да булды.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров кунакларны кампус инфраструктурасы белән таныштырды. Делегациягә кампусның кадрлар әзерләү, тикшеренү проектлары гамәлгә ашырылучы һәм икътисадның реаль секторы мәнфәгатьләрендә инновацион эшләнмәләр булдырылучы төп мәйданчыкларны тәкъдим иттеләр.
Агымдагы елның 13 мартында кампус мәйданчыгында ачылган Русия-Абхазия мәдәни үзәгенә аерым игътибар бирелде. Кунакларга аның эш юнәлешләре, төп чаралар, үзәкнең Русия белән Абхазия арасында гуманитар хезмәттәшлекне үстерү һәм мәдәни элемтәләрне ныгытудагы әһәмияте турында сөйләделәр.
Яклар Башкортстанның фәнни-мәгариф комплексының югары куәтен билгеләде, тикшеренү, мәдәният, мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Сәфәр кысаларында Абхазия Президенты Башкортстан эшкуарлары белән дә очрашты. Яклар туризм, авыл хуҗалыгы, сәүдә, транспорт һәм уртак инвестиция проектларын үстерү мөмкинлекләре турында фикер алышты. Шулай ук Уфа – Сухум туры авиарейсы һәм ике республика арасында икътисади-мәдәни элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре каралды.
Бадра Гунба Башкортстанга идарә итү үзәгендә дә булды. Биредә аңа халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм идарә аналитикасы белән бәйле мәгълүмати ресурсларны реаль вакыт режимында тәкъдим иттеләр.