

Республикада федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге сайлаулар уза. Тавыш бирү 18, 19 һәм 20 сентябрьдә иртәнге сәгать 8дән кичке сәгать 20гә кадәр дәвам итә.
Безнең төбәктә бу өч көндә Русия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатын өстәмә сайлау, шулай ук муниципаль сайлаулар үткәрелә.
Башкортстанда сайлаулар федераль дәрәҗәдә танылган иҗтимагый контроль системасы ярдәмендә мөмкин кадәр ачык һәм легитим рәвештә оештырылган.
2026 елгы сайлау кампаниясе консолидация билгесе астында уза. СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өстенлек булып тора, һәм сайлаулар бу гомумхалык бурычының бер өлеше.
Иртәгә, 20 сентябрьдә, иртәнге сәгать 8дә сайлау участоклары янә ачылачак. Бу тавыш бирүнең соңгы көне булачак.
Сайлауларга кагылышлы сораулар буенча кайнар элемтә номеры: 8-800-200-00-20.