Әнвәр Гыйзетдин улы — Карлыман авыл биләмәсендә иң ихтирамлы кешеләрнең берсе. Байтак еллар ул электрчы булып эшләде, соңрак Карлыман ремонт-техник заводында инженер вазыйфасында хезмәт салды. Хезмәттәшләре арасында олы ихтирам казанды, ә район җитәкчеләре һәрвакыт аның сүзләренә, киңәшләренә колак салды, өлкән, тәҗрибәле кешенең фикере белән кызыксынды.
- Көчем һәм мөмкинлегем булганда, сайлауларга үзем йөриячәкмен, - ди Әнвәр Гыйзетдин улы. - Мин гаиләм, күршеләрем, авылдашларым алдында җаваплылык тоям. Шуңа илебез тарихындагы мондый мөһим вакыйгадан читтә кала алмыйм.