

Башкортстанда атмосферадагы төньяк һәм төньяк-көнбатыш агымнар көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш агымнарга алышыначак. Һава температурасы күтәрелә башлый.
Башгидромет мәгълүматлары буенча, җомга көнне, 9 октябрьдә төбәк территориясендә аяз, явым-төшемнәрсез булачак. Һава температурасы төнлә 0...+5 градус тәшкил итәчәк, кайбер урыннарда –5 градуска кадәр төшә, көндез һава +10...+15 градуска кадәр җылыначак.
Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача тизлектә исәчәк.
Русия Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 8–12 октябрь чорында уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 2–3 градуска югарырак булачак.
Автор фотосы