

Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган бертуганнарга яңа гаилә табу һәрвакыт катлаулырак. Закон бертуганнарны аерырга рөхсәт итми — алар бергә үсәргә тиеш. Ләкин берьюлы өч кешене кабул итәргә барысы да әзер түгел. Ә балалар кайчандыр андай гаилә табылуына ышана һәм көтә.
Бүген сезне Нестор, Степан һәм София белән таныштырабыз, дуслар.
2014 елда туган Нестор тыныч, тыйнак һәм оялчан малай. Аңа өйдә ярдәмләшү ошый, ул бик теләп хуҗалык эшләренә тотына.
2017 елда туган Степан яхшы күңелле, ягымлы һәм бераз оялчан. Ул рәсем ясарга оста һәм пластилиннан төрле әйберләр әвәләргә ярата.
Кече сеңелләре София, 2018 елгы, аралашучан, ягымлы һәм сөйкемле бала. Ул абыйларына бик бәйләнгән һәм алар белән бергә вакыт үткәрергә ярата.
Балалар үзләренең җылы өйләре турында, аларны көтеп алган, яраткан, кирәк чакта кочаклап юатачак әти-әни турында хыяллана.
Бу юлларны укыганда йөрәгегез сулкылдап куйса, берүк читтә калмагыз. Бәлки, нәкъ менә сез аларның тормышын үзгәртәчәк кешеләр булырсыз!
Дуслар, сез дә бу бертуганнарга гаилә табарга ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.
Бертуганнарны, Русия законнарына ярашлы, аерырга ярамый.
Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.