+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 апрель 2021, 17:09

Алдана күрмәгез, яки алдарларның яңа алымнары

Сайтыбызда телефон һәм социаль челтәрләр аша халыкны талаучылар хакында даими язып торабыз. Бу - көн таләбе, чөнки хокук сакчылары биргән мәгълүмат буенча, интернет, телефон аша кешеләрне төп башына утыртып акчасыз калдыручыларның алымнары артканнан-арта бара. Алдарларның соңгы вакытта киң кулланылышка кертеп җибәрергә омтылган тагын бер схемасы белән таныштырыйк әле.

Бердәнбер көнне исәбегезгә билгесез кешедән акча килеп керсә, сөенергә ашыкмагыз! Моның мошенниклар эше булуы бик мөмкин. Алар үзләренең угрылык схемасына сезне дә кушып җибәреп, эзләрен югалтып, ахыр чиктә сезне гаепле итеп калдырачак.

Тәртип белән аңлатканда, аларның бу кырын гамәлләренең башы, гадәттә, кемгәдер нидер сату белән бәйле. Потенциаль сатып алучыга алдарлар булмаган әйберне тәкъдим итә, тегесе алырга карар иткәч, аңа сезнең телефонны бирә (номерлары банк картасына беркетелгән кешеләрне эзли мошенниклар). Арытаба угрының кармагына капкан сатып алучы сезнең картага акчасын күчерә. Күп тә үтми, сезгә угры үзе элемтәгә чыга, әлеге сумма ялгыш күчерелгән, аны миңа кире кайтарыгыз, зинһар, ди. Тик сумманы сезгә акча күчергән картага түгел, ә башка исәпкә җибәрүне үтенә.
Ул әйткәнчә эшләмәгез, банкка мөрәҗәгать итегез. Хәлне аңлатыгыз. Ә менә "күктән килеп төшкән" акчаны тотынсагыз, үзегез җинаятьчегә әверелүегез дә бар.

Кайбер очракларда алдарлар банк исеменнән СМС җибәрә. "Сезгә ялгыш акча күчергәнбез. Аны түбәндәге исәпкә кайтаруыгызны сорыйбыз", - диелгән була хәбәрдә. Картасында күпме акча саклануын белмәгән кешеләр дә бар икән! Нәкъ менә шундый ваемсызлар алдарларга үз акчасын күчереп куюы да сирәк күренеш түгел, ди хокук сакчылары.

Фото: rg.ru
Читайте нас: