+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 апрель 2021, 10:55

Берсе дә исән калмаган...

Балаларның берсенә - 11, икенчесенә 3 яшь булган...

Балаларның берсенә - 11, икенчесенә 3 яшь булган...
Ишембайда коточкыч фаҗига булган. Гоголь урамындагы шәхси йорттагы янгында 4 кеше һәлак булган.
Янгын төнлә бер катлы шәхси йортта чыккан. Һәлакәт урынына кичекмәстән янгын сүндерүчеләр килгән. Янгыннан соң 4 кешенең гәүдәсе табылган, алар арасында ике бала да бар.
Бу өйдә дүрт кеше яшәгән: ире, хатыны, 11 яшьлек малай һәм 3 яшьлек кыз. Янгын вакытында хуҗабикә эштә булган. Балаларны аның апасы караган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын кухняда төзек булмаган электрүткәргеч аркасында кичке унберенче яртыда башланган. Гаилә башлыгы бу вакытта балалар белән башка бүлмәдә йоклаган. Алар өчәүләп сөрем газына агуланган. Ә менә хатын-кыз утның нәкъ уртасында калган, аның гәүдәсе танымаслык хәлгә килеп янган.
Малай бу гаиләгә тәрбиягә алынган була. 3 ел элек опеканы рәсмиләштергән булганнар. 2019 елда йортка янгын хәбәрчесе куйганнар. Опека хезмәткәрләре балаларны даими тикшергән, гаиләгә беркайчан да бернинди сораулар да булмаган, ул исәптә тормаган. Опека планы буенча 15 мартта гаилә тикшерелгән, ә 23 мартта монда шәһәр хакимияте вәкилләре дә булган. Бәла буласын беркем дә көтмәгән.
Янгында эт һәм аның көчеге исән калганнар. Хәзер вакыйга урынында тикшерү төркеме эшли.
Фото: bash.news
Читайте нас: