+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 гыйнвар 2021, 22:48

Җитмеш бишнең уртасында - Уфа

2020 ел нәтиҗәләре буенча Уфа иң югары тормыш сыйфаты булган Русия шәһәрләре рейтингында 31нче урынны алды.

2020 ел нәтиҗәләре буенча Уфа иң югары тормыш сыйфаты булган Русия шәһәрләре рейтингында 31нче урынны алды.

Топ-5кә Мәскәү, Санкт-Петербург, Грозный, Калуга һәм Казан керде.

250 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләрдә яшәү сыйфатын йомгаклау тикшеренүен Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты үткәрде.

Ил шәһәрләрендә яшәү сыйфатын бәяләү русиялеләрнең тормышның төрле яклары турында фикеренә нигезләнгән. Халыкның тормыш шартлары һәм кәефе турында мәгълүмат 2020 ел дәвамында үткәрелгән социологик тикшеренүләр ярдәмендә тупланган.

Шәһәрләрнең һәрберсендә аларның социаль-демографик юнәлешен чагылдыручы репрезентатив сайлау буенча 700 респондент сораштырылган.

Сораштырулар барышында шәһәр инфраструктурасы торышы һәм шәһәр идарәсе сыйфатына зур игътибар бирелде. Сүз, аерым алганда, юллар торышы һәм юл хуҗалыгы, халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты, белем бирү сыйфаты, торак-коммуналь хуҗалык эше, бизнесны булдыру һәм үстерү шартлары һәм җирле хакимиятләрнең эш сыйфаты турында бара.

Сораштыру барышында алынган мәгълүматлар тормыш сыйфатының бердәм индексын исәпләү өчен нигез булып тора. 2020 ел нәтиҗәләре буенча иң югары тормыш сыйфаты булган шәһәрләр унлыгына Мәскәү, Санкт-Петербург, Грозный, Калуга, Казан, Екатеринбург, Севастополь, Сочи, Калининград һәм Яр Чаллы керде.

Рейтингта 31нче урын алган Уфадан тыш, 33нче урында Стәрлетамак. Барлыгы 2020 елгы рейтинг илнең 75 шәһәрен үз эченә ала.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас: