+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 июнь 2021, 14:50

Өйне яшен суккан

Күпбалалы гаилә яшәгән йорт күз ачып йомганчы янып беткән.

Күпбалалы гаилә яшәгән йорт күз ачып йомганчы янып беткән.

Әлшәй районының Кармыш авылында көчле яшен күпбалалы гаиләне йортсыз калдырган.

Бу хәл 9 июнь кичендә булган. Кичке алтылар тирәсендә йортны яшен суккан. Гаиләдә унөч, алты һәм өч яшьлек балалар тәрбияләнүе мәгълүм.

“Көчле күк күкрәү тавышы яңгырады һәм берничә минуттан соң йорт яна башлады. Бу вакытта өйдә беркем дә булмаган, гаилә эштән кайтып килгән. Янгын сүндерүчеләрне күршеләре чакырткан”, - дип хәбәр итә “Юрүзән" басмасы.

Барлык әйберләр, җиһазлар һәм техника янган. Йорт ана капиталы акчасына сатып алынган, гаилә башлыгы аңа янкорма төзегән. Хәзер районның битараф булмаган кешеләре зыян күрүчеләр өчен акча җыя.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Мәктәп урамында янгын турында хәбәр 19.03 сәгатьтә килеп ирешкән. Йорт янгын турында хәбәр итү датчигы белән җиһазландырылган булган. Ул эшләгән.

“Янгын нәтиҗәсендә йорт милке, түшәм, диварлар, барлыгы 88 квадрат метр мәйдан янган”, - дип хәбәр итә ведомство.

Фото:dom43.ru
Читайте нас: