Мәскәүлеләр тәҗрибәсен безгә дә кулланырга була. Башкалабызда белешмә һәм сабак алырлык бик күп музейлар бар. Уфа музейлары күптөрле һәм тематикасы буенча да нык аерыла. Аларның һәркайсында мәктәп укучылары белемнәрен тулыландыра һәм үзләре өчен кызыклы мәгълүмат туплый ала.
Республикада киң билгеле Милли музейда, мәсәлән, тарих, Башкортстан мәдәнияте дәресләре үткәреп булыр иде. Русиядәге иң борынгылардан саналган бу музейда бүген иң күп экспонат тупланган. Әдәбият дәресләрендә Мәҗит Гафури һәм Шаһит Ходайбирдинның йорт-музейларына, шулай ук, билгеле урыс язучысы Сергей Аксаковның мемориаль йорт-музеена барып, бу күренекле шәхесләрнең тормышы һәм иҗаты белән якыннан танышырга, шәхси әйберләрен күрергә мөмкин. Сынлы сәнгать белән кызыксынучыларга шәһәр үзәгендә урнашкан М. В. Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт сәнгать музеена юлланырга була. Аның фондында әлеге вакытта 12 меңнән артык экспонат исәпләнә. Башкортстан тарихы һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнү өчен Археология һәм этнография музее белән якыннан танышу файдалы булачак.
Тарих дәресләрендә алган белемне тулыландыру өчен бездә хәрби тематикага багышланган музейлар да күп. Алар арасында Республика Хәрби Дан, Кызыл Ярдагы 25нче Чапаев дивизиясе, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе музейлары да бар.
Уфада заманча музейлар да бар. Шуларның берсе “Интеллектус” интерактив музее. Бирегә килгән укучылар күргәзмә заллары буенча йөреп кенә чыкмый, ә үз куллары белән төрле экспериментлар һәм тәҗрибәләр үткәреп карый. Монда бутылкофонда уйнарга, панограф яки спирограф белән рәсем төшерергә, айның икенче ягын күрергә, кайнап торган суны тотып карарга һәм башка шундый гадәти булмаган экспериментлар эшләргә мөмкин. Фән һәм техника белән кызыксынган балалар өчен “Интеллектус” бик кызыклы тоелса, табигать һәм хайваннар яратучы укучылар өчен Урман һәм “Акбузат” ипподромында урнашкан Ат үрчетүчелек музейларында булу файдалы булачак.
Әлбәттә, музейга бару, андагы экспонатлар белән танышу укучы өчен кызыклы гына түгел, кирәкле һәм файдалы да булырга тиеш. Бүген яңа дәүләт стандартларына ярашлы, 5-9нчы сыйныфларда дәрестән тыш эшләр дигән төшенчә барлыкка килде. Алар укыту программасына салынган материалларны үзләштерүгә юнәлтелгән. Дәрестән соң оештырылган бу чаралар исәбенә музейларга бару мотлак кертелер дип ышанасы гына кала.