Башкортстандагы табигый оҗмахка беренче булып 1911 елда Мәскәү университеты профессоры Г. Кожевников игътибар итә һәм Русиядә тыюлыклар оештырырга кирәк дигән фикер белдерә. 1928 елда СССР Фәннәр академиясе әлеге галим җитәкчелегендә Бөрҗән төбәгенә экспедиция оештыра. Алар урындагы чолыкчылык проблемаларын өйрәнә һәм чиста “башкорт” токымлы бал кортларының үзәге шушы районның Собхангол, Галиәкбәр, Гаделгәрәй һәм Монасыйп авыллары янәшәсендә булуын ачыклыйлар. Экспедцияләр дәвам итә һәм алар дәүләт тыюлыгы ачарга этәргеч бирә.