+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
9 гыйнвар 2016, 02:00

8 гыйнвар. Балалар киносы – җитди эш

1898 елда Русиядә беренче тапкыр “Электр театры”нда нәниләр өчен бушка балалар программасы күрсәтелә. Бу вакыйганың йөз еллыгы уңаеннан 1998 елда Мәскәү Балалар фонды башлангычы белән башкала хөкүмәте тарафыннан Балалар киносы көнен билгеләү гамәлгә кертелә.

1890нчы еллар ахырында Мәскәүдә, бүгенге ГУМда, ә ул вакытта Югары сәүдә рәтлә­рендә, беренче стационар “Электр театры” ачыла. Анда хөрмәтле тамашачылар өчен “Балалар бии”, “Балалар елый”, “Туп уены”, “Мәскәүдәге ат-тимер юлы” кебек кызыклы фильмнар һәм патшалар тормышыннан картиналар күрсәтелә.

1898 елның 8 гыйнварында күрсәтелгән балалар өчен программа һәркем күңеленә хуш килә һәм даимигә әйләнә. Балалар өчен төшерелгән тасмаларның экраннарга чыгуына бер гасырдан артык вакыт үткән. Иң беренче балалар фильмнарын – безнең яраткан әкиятләрне күпләр хәтерлидер әле. Алар – “Дедушка Мороз” (1910 ) һәм “Царевна-лягушка” (1911).

Ул еллардагы балаларның биш-ун тиенгә “Ну, погоди!”, “Бременские музыканты”, “Айболит-66”ның чираттагы яңа сериясен хәтта бөтен сыйныф белән дәрестән китеп караган очраклар да булган. Ул елларда балалар киноларын сайлап карау мөмкинлеге күбрәк булган. Атна саен 5-6 төрле фильм алмашынып торган. Балалар кинотеатрлары планын һәрвакыт арттырып үтәгән.

Бүген инде кино яки мультфильм карар өчен дәрестән киткән баланы очрата алмас­сың. Мультфильмнар күп, әлбәттә. Андагы күп герой­ларның кем икәнен өлкәнрәк буын вәкилләре аңламас та. Араларында бик матур гына, тәрбиявиләре дә бар кебек, әлбәттә. Мәсәлән, “Лунтик”. Минем карашка, ул балаларны матур сыйфатларга өйрәтә. Шулай да кайвакыт без үскәндәге Совет чорындагы мультфильмнар сагындыра кебек.

Балалар өчен тамашалар турында сөйләгәндә, Башкортстанда мактанып искә алыр казанышлар күп. “Тамыр” студиясе нәниләр һәм үсмерләр өчен бихисап матур тапшырулар, проектлар, концертлар, әкиятләрне гамәлгә ашырып тора. Үткән ел “Тамыр” студиясе “Китап” нәшрияты һәм санлы SFORMA нәшрияты белән берлектә башкорт һәм урыс телләрендә “Янур” дип аталган мультимедияле китап-әкият чыгарды. Бу уңышлы проект булды — бала әкиятне укый да, тыңлый да, карый да ала.

Балалар киносы көне уңаеннан матур тәрбияви киноларны, мультфильмнарны сез дә исегезгә төшерегез, дуслар, балаларыгызга, оныкларыгызга күрсәтегез, үкенмәссез.
Читайте нас: