+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
9 гыйнвар 2016, 02:00

8 гыйнвар. Бурычлар китабы

8 гыйнвар — календарь көне. Латинчадан “calendarium” сүзе бурычлар китабы дигәнне аңлата. Борынгы Римдә бурычы булганнарның проценты календ, ягъни айның беренче көнендә язылып барган. Шушы вакыт арасын билгеләүдән календарь барлыкка килгән.

Календарь – күк җисемнәре хәрәкәтенә нигезләнеп, зур вакыт аралыгын (көннәр, атналар, айлар, еллар) санап чыгару системасы ул. Өч календарь системасы бар: кояш, ай һәм ай-кояш. Мөселман илләрендә ай календарен кулланалар. Анда ай башы ай туган вакытка туры килә.

Бүген григориан календаре буенча яшибез. Ул папа Григорий XIII тарафыннан 1582 елда кертелгән һәм безнең эрага кадәр булган юлиан календарен алыштырган. Русиядә исә григориан календаре 1918 елның 14 февралендә генә кертелә.

Бүгенге календарьлардагы көннәр атна һәм айларга бүленгән, бәйрәмнәр, истәлекле көннәр хакында мәгълүмат тупланган, шулай ук, төрле тематиканы яктыртып, эчтәлекле, фәһемле итеп чыгарыла.
Читайте нас: