+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
9 гыйнвар 2016, 02:00

8 гыйнвар. Кендек әбиләре бәйрәме

8 гыйнвар — славян халыклары календаренда Әбиләр боткасы, икенче төрле әйткәндә, Кендек әбиләре көне. Бу көнне яшь кызлар, йөкле хатыннар кендек әбиләренә кыйммәтле бүләкләр һәм сый-нигъмәтләр илткән. Кендек әбиләре исә аларны тары яки карабодай боткасы пешереп көтеп торган. Балаларны һәм булачак аналарны йола боткасы, мүк җиләгеннән пешерелгән бәлеш, бал белән сыйлаган. Алар бөтен авыл халкының якын туганы булып исәпләнгән, хатыннарга бала тудырганда ярдәм иткән, бу өлкәдә борынгы йолаларны яхшы белгән. Бәби табучы хатынны тулгак тотканда, мунча ягып, изге сүз, дога, үләннәр файдаланып, булачак ананың тулгак ачысын киметергә тырышкан. Каен чырасына ут элдереп, артыш ботагы яндырып, кендек әбисе шулар белән хатынны төтәсләп чыккан, яныннан явыз рухларны куган. Бәйрәм көнне, яңа туган сабыйларын күтәреп, аның янына яшь аналар да килгәннәр. Бала кыска буйлы булып калмасын өчен кендек әбисе аның каршында йола боткасы пешкән чүлмәкне күтәреп, өч тапкыр: “Зур булып үс!” – дип кабатлаган.

8 гыйнвардагы һава торышына карап, елның ничек киләчәген сынаганнар. Көн кояшлы булса, тары уңачак, дип ышанганнар. Мичтәге бәйрәм боткасы кызарып пешсә, тиздән көчле кар явуга юралган. Иртә белән песнәкләр чыркылдашса, төнлә каты салкыннар башланачак, дип уйланылган. Ә бу көнне карга һәм чәүкәләрнең туктаусыз каркылдавы көчле кар-бураннар вәгъдә иткән. Бу көнне яңа туган балаларның беренче тапкыр чәчен алганнар.
Читайте нас: