+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
9 гыйнвар 2016, 02:00

“Мин идеалларыма тугры калам!”

Русия күләмендә билгеле тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Салават Юлаев ордены кавалеры Марат Колшәриповка 75 яшь тулды. Юбилей алдыннан Марат Мәхмүт улына берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Марат әфәнде, сүзне тормыш юлыгыз белән танышудан башлыйк.

— Мин Күгәрчен районының Зирекле авылында сугыш башланасы 1941 елның 7 гыйнварында туганмын. Балачагым сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килде. Ачлык, ялангачлык илленче елларга кадәр дәвам итте. Әтием Мәхмүт Колшәрипов 1941 ел башында ук танкист булып хезмәт иткән. Декабрьдә исә Мәскәү янындагы алышта һәлак булган. Мине һәм сеңлемне әнием Зөлхиҗә ялгызы карап үстерде. Ул савучы булып эшләде, көне-төне ферма юлын таптады. Шулай булуга карамастан, безне кеше итәргә, белем бирергә тырышты. Туган авылымда — башлангыч, күрше Югарысазда — җидееллык, Зианчура районының Үрген авылында урта белем алдым. Бик тырыш идем, аеруча гуманитар фәннәрне су урынына эчтем. Әлбәттә, иң яраткан фәнем тарих иде, укытучы булырга хыялландым. Ул елларда уку туган телдә оештырыла иде, 1950-60нчы елларда Башкортстан тарихыннан белем бирү бөтенләй юк иде. Өч ел хәрби хезмәттә булып кайтканнан соң, хыялымны тормышка ашыру өчен Башкортстан дәүләт университетының тарих факультетына укырга кердем. Аны кызыл дипломга тәмамлаганнан соң, Мәскәүнең Ломоносов исемендәге университетында аспирантура тәмамлап, кандидатлык диссертациясе якладым. 1971 елдан башлап Башкортстан дәүләт университетында эшлим.

— Мин Сезне Башкортстандагы иң күренекле тарихчы дип беләм. Тарих факультетын күпләр тәмамласа да, кандидатлыкка ия булса да, барысы да сезнең дәрәҗәгә җитә алмый. Сере нидә?

— Мин 1985-90нчы елларда үзгәртеп корулар башлангач, башкорт халкының милли хәрәкәт тарихы белән кызыксына башладым. Совет чорында ул фальсификацияләнгән, халкыбызның лидерларына “милләтче”, “буржуаз элемент”, хәтта “контрреволюционер” дигән тамгалар салынган иде. Архив фондларыннан сер итеп сакланган хезмәтләр белән танышу мөмкинлеге тугач, реаль чынбарлык ачылды. Иң башта Әхмәт-Зәки Вәлидигә кагылышлы материалларны өйрәндем. “Башкорт милли хәрәкәте” дигән темага докторлык хезмәтемне яздым. 2007 елда “Башкорт халкының тарихы” дип аталган җидетомлык әзерләү төркеменең фәнни җитәкчесе һәм баш мөхәррире итеп билгеләндем.

— Башкортстан, башкорт халкының милли хәрәкәте, дәүләтчелек тарихы белән шөгыльләнү белән бер вакытта Сез үзегез дә милли хәрәкәт лидеры булып танылдыгыз. “Урал” башкорт халык үзәген оештырганыгыз минем дә күз алдында булды.

— Әйе. Мин 1991-96нчы елларда бу үзәкнең рәисе булдым. Шуннан Бөтендөнья башкортлары конгрессын оештыру башлангычы белән чыктым. Ул оешканнан соң анда эшләдем. Мин ул еллар белән бик горурланам. Әле дә ул чактагы идеалларга тугры калам. Мин башкорт халкының киләчәк язмышы өчен бик борчылам. Иҗтимагый-сәяси тормышта катнашырга тырышам, шуңа сәясәттәге негатив моментларны бик авыр кабул итәм.
— Шулай да әңгәмәне күңелсез нотада тәмамламасак иде.

— Башкортстанның киләчәк язмышы аның икътисади, сәяси һәм социаль хокукларына бәйле. Күпмилләтле халык мәнфәгатьләрен кайгыртуда үзаллылык та күрсәтергә тиешбез дип исәплим. Русиянең байлыгы аның милләтләре дияргә яратабыз икән, ассимилляциягә юл куймаска тиешбез.
Читайте нас: