Матбугат чараларының һөнәри бәйрәме СССРда 5 майда, “Правда” гәзитенең тәүге саны чыккан көнне, билгеләп үтелә иде.
Татар телендә басма гәзит чыгару өчен рөхсәт алу омтылышы 1808 елда Казан университеты профессоры И. Запольский тарафыннан ясала, ләкин уңышсызлыкка очрый. 1834 елда шундый ук үтенеч белән — шәркыят факультеты студенты М. Никольский, 1870 елларда Каюм Насыйри мөрәҗәгать итә. Аларның үтенече дә канәгатьләндерелми. К. Насыйрига татар телендәге тәүге периодик басма – еллык календарь чыгару белән генә канәгатьләнергә кала.
Татарча гәзит чыгару уе белән 1880 елларда — Габдрахман Ильяси, 1890 елларда Заһир Бигиев та янып йөриләр. Ләкин патша хөкүмәте бу башлангычка каршы килә, мөхәррирләрнең югары белеме булмауга сылтана. Әмма татар мәгърифәтчеләре үз хыялларыннан баш тартмый. 1892–1905 елларда Шиһабетдин Әхмәров, Шакир һәм Закир Рәмиевлар, Һади Максудов, Камил Мотыйгый-Төхвәтуллин һәм Габдулла Тукай гәзит ачуга рөхсәт алу өчен омтылыш ясый.
Беренче урыс революциясеннән соң, 1905 елның 2 сентябрендә, Петербургта татар телендә тәүге басма – атналык “Нур” гәзитенең беренче саны дөнья күрә. Бу еллардан башлап гарәп шрифты белән басылган гәзитләр Казан, Мәскәү, Петербург, Уфа, Ырынбур, Уральск, Әстерхан шәһәрләрендә нәшер ителә башлый.