Октябрь инкыйлабыннан соң, 1918 елда большевиклар Европа һәм Русия календарьларын тигезләштерер өчен илне Григориан календарена күчерә, нәтиҗәдә вакыт исәбе 13 көнгә алга сикереш ясый. Шулай итеп, ике гасырдан артык иске стиль белән яшәгәндә күнегелгән Яңа ел көне яңа стиль белән 14 гыйнварга күчә. Ул рәсми рәвештә бәйрәм ителмәсә дә, халык аны, Иске Яңа ел дип атап, ике мәртәбә – беренче һәм унөченче гыйнварда билгели башлый.
Бу көн белән халыкның күпсанлы йолалары да бәйләнгән. Мәсәлән, урыслар 13 гыйнварда игенчелек бәйрәме үткәргән. Балалар, орлыкка дигән арышны идәнгә сибеп, мул уңыш теләп, дога укыган. Аннары өлкәннәр, сибелгән арышны җыеп алып, язгы чәчү эшләренә кадәр саклаган. Украиннарда бу көн җыр-бию, күңел ачу белән үткән.
Тагын бер кызыклы йола – ботка пешерү һәм шуңа карап багучылык кылу. Иске Яңа ел төнендә, сәгать икеләрдә, хуҗабикә келәттән карабодай ярмасы алып кергән, ә гаиләдәге ир кеше елгадан яисә коедан су алып кайткан. Мич ягылып, кызуына җиткәнче, ярмага да, суга да кагылырга ярамаган – алар өстәлдә торган. Мич өлгергәч, барысы да өстәл янына җыелышкан һәм иң өлкән хатын-кыз, махсус догалар укып, изге теләкләр әйтеп, ботка әзерли башлаган. Шуннан соң барысы да аягүрә торып баскан һәм хуҗабикә, баш иеп, көршәкне мичкә тыккан.
Ботка әзер булып, мичтән алынгач, барысы да аны дикъкать белән күздән кичергән. Әгәр ботка көршәктән ташып чыкмыйча, ярмасы таралып пешсә, бу яхшыга юралган – алдагы ел бай һәм мул уңышлы булыр дип көтелгән. Йола боткасын иртәгәсен мактый-мактый ашаганнар. Әгәр инде ботка ташып чыкса, яки көршәк ярылса, бу начар билге булган. Яңа елдан бернинди яхшылык та көтәргә ярамаган. Мондый ботканы тышка чыгарып түккәннәр.
Теләсәгез, үзегез дә сынап карагыз, дуслар!