Чынлап та, ел саен 500 меңгә якын бала һәм үсмер төрле гаджетлар һәм уеннар, роботлар һәм техника уйлап чыгара. Ләкин балалар юк-бар нәрсә белән шөгыльләнә дияргә ярамый, чөнки алар уйлап тапкан әйберләр безнең тормышны уңайлырак һәм кызыклырак итә. Яшь генийларның талантын башкаларга күрсәтү, алар уйлап тапкан әйберләрне күреп сөенү өчен аерым көн дә бар.
Бөтен дөньяда билгеләнә торган бу көн күренекле америкалы — дәүләт эшлеклесе, дипломат, галим, уйлап табучы, журналист Бенджамин Франклинның туган көне белән бәйле. Яшь гений суда йөзгәндә аякка кияр өчен җайланманы 12 яшендә үк уйлап тапкан. Франклинның яшь ватандашы, 13 яшьлек Бенни Бенсон 1926 елда, Алясканың дәүләт флагы конкурсына үзе ясаган эскизны җибәреп, җиңү яулый. Ә менә 15 яшьлек америкалы Честер Гринвуд мех наушникларны 1873 елда ук уйлап таба. Үсмер колаклары өшемәсен өчен әбисеннән наушникларның тышкы ягына — кондыз мехы, ә эченә бәрхет тектерә.
Карда йөри торган җайланманы да өлкән яшьтәге кеше түгел, 15 яшьлек үсмер уйлап тапкан. Канадада яшәүче Жозеф-Арман Бомбардье әлеге җайланманы бер атна эчендә эшләгән. Бераздан ул аны камилләштерә һәм карда йөри торган җайланма “Ski-Doo” маркасы белән күпләп җитештерелә башлый.
Балалар уйлап тапкан әйберләр арасында бик җитдиләре һәм кеше өчен аеруча кирәкле булганнары да бихисап. Мәсәлән, Америка мәктәпләренең берсендә укучы 15 яшьлек Джек Андрака ашказаны асты бизендәге яман шешне иртә стадиядә ачыклау өчен тест-система прототибы иҗат итә. Бу тест бүгенге барлык төрдәшләренә караганда да 168 тапкыр тизрәк һәм дөрес диагноз куя, аның хакы да аналоглардан 26 мең (!) тапкыр арзанрак. Уникаль уйлап табу осталыгы өчен үсмергә 75 мең доллар грант бирелгән.
Чынлап та, балалар һәм үсмерләр уйлап чыгарган берсеннән-берсе уникаль әйберләр бик күп. Мәсәлән, бармакларсыз перчаткалар, төбе шакмаклы кәгазь пакет, калькулятор... Бүген дә мәктәп укучылары арасында яшь генийлар бихисап. Аларның эшләрен күрсәтү өчен конкурслар, күргәзмәләр, бүләкләү тантаналары әледән-әле оештырылып тора. Мәсәлән, узган елда Уфада яшь уйлап табучыларның Бөтенрусия конкурсы узды. Унберенче тапкыр оештырылган бәйгенең призлары — миллион сумлык грантлар һәм Сколковода узачак финалда катнашу мөмкинлеге. Бу дәрәҗәле конкурста мәктәп укучылары да үзләренең фәнни проектларын тәкъдим итте һәм уйлап тапкан әйберләрен күрсәтте. Мәсәлән, мәктәп буйлап йөгереп йөрүче балалар өчен инфракызыл датчикларга нигезләнеп эшләнгән шлагбаум системасын, йорт хайваннарын үзе ашата һәм артларыннан җыештыра торган механикалаштырылган “акыллы ферма” макетын, хәтта робот-балыкны да балалар үзләре уйлап тапкан булып чыкты.
Шулай ук, быел оештырылган “Югары сыйныфлар өчен фәнни-инновацион проектлар”ның Бөтенрусия конкурсында да иң акыллы мәктәп укучылары жюри алдында үзләре уйлап тапкан үзенчәлекле эшләрне һәм әйберләрне күрсәтте. Биредә призлы урыннар алган конкурсантларга 20 меңнән алып 350 мең сумга кадәр акчалата приз бирелде. Әлбәттә, мондый дәртләндерүче призлар булганда, мәктәп укучылары арасында уйлап табучылар арта гына барыр, дип ышанырга кала.