+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
16 гыйнвар 2016, 02:00

17 гыйнвар. Дөнья һәм әхирәт бәхетенә ирештерүче канун

Бөтендөнья диннәр көне 1950 елдан Берләшкән Милләтләр Оешмасы башлангычы белән гыйнварның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Дин — акыллы кешеләрне үз теләге һәм ихтыяры белән дөнья һәм әхирәт бәхетенә ирештерүче илаһи канун. Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләр аша кешеләргә динне белдергән.

“Дин — ул бу дөньядагы иң изге сыйфатларны сугаручы илаһи бер чишмә. Аллаһы Тәгалә Үз динен аерым бер кешенең яисә аерым бер гаиләнең, яки аерым бер җәмгыятьнең генә тормышын төзәтер өчен түгел, бәлки барлык халыкларның юлын яктыртучы нур итеп, аларны караңгылыктан яктылыкка чыгару өчен җибәргән”, дип яза Риза Фәхретдин.

Дин ике төргә аерыла: сәмави (илаһи) һәм бәшәри (кешеләргә нисбәтле). Сәмави диннәр — Аллаһы Тәгалә җибәргән китапларга һәм пәйгамбәрләргә таянучы илаһи диннәр. Исламнан башлап, бу төркемгә христиан һәм яһүд (мусәви) диннәре керә. Бу ике динне тотучыларга “әһле китап” дибез.

Ислам — дөньякүләм таралган диннәрнең берсе. Ул Азия, Африка халыкларының шактый өлешенең һәм өлешчә Европада яшәүчеләрнең, шул исәптән татар халкының тарихын, иҗтимагый һәм мәдәни тормышын билгели. Исламның төп нигезләре Коръәндә һәм сөннәдә билгеләнә. Исламның биш баганасы: шәһадә — инану, Аллаһның берлеген һәм Мөхәммәтнең пәйгамбәрлеген тану (тәүхид); намаз уку; ураза тоту; зәкят түләү; хаҗ кылу. Төп юнәлешләре – сөнничелек һәм шигыйлык. Җирдә 1 миллиардка якын мөселман яши, шуның 90 проценты — сөнниләр. Диннәрнең нигезе — Ислам. Бу илаһи диннәр бозылганлыктан Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Мөхәммәт аша хакыйкый диннәрнең иң соңгысы һәм иң камиле итеп Ислам динен җибәрде. Ислам диненә ышанган кешене “мөселман” диләр.

Христиан дине — безнең эраның I гасырында барлыкка килгән, Гайсә пәйгамбәр (Гайсә Мәсих — Иисус Христос) нигез салган дини тәгълимат. Аларның дини китабы Иске һәм Яңа Гаһедләрне (Старый һәм Новый Завет) үз эченә ала. Христиан дине башта Урта диңгез буе халыкларында тарала башлый. Христианлык догматларының аерым өлешләрен төрлечә аңлату 3 тармакка: православие, католицизм һәм протестантлыкка бүленүгә китерә. XVII гасырның икенче яртысында православие иске дин тарафдарлары (старообрядничество) аерылып чыга. XVII-XX гасырларда протестантлыкның күп кенә юнәлешләре туа (баптизм, адвентизм, пятидесятничество һәм башкалар).

Иудаизм — безнең эрага кадәр 1нче меңъеллыкта Палестинада барлыкка килгән. Башлыча яһүдиләр арасында тарала. Иудаизмның төп тәгълимат-кагыйдәләре Тәүратта (Тора) һәм Талмуд дигән дини китапларда тупланган. Нигез салучысы — Ибраһим пәйгамбәр.

Буддачылык — VI гасырда (б.э.к.) Көньяк Азиядә барлыкка килгән, рухи уяну турында өйрәткән дини-фәлсәфәле дин. Аңа нигез салучы — Будда Гаутама. Будда диненең төп принцибы — яшәү богауларыннан котылу, матди байлыктан арынырга омтылу.
Читайте нас: