+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
16 гыйнвар 2016, 02:00

18 гыйнвар. Киләчәкне сынап, багу багам...

Петр I тарафыннан 1699 елның 15 декабрендә кабул ителгән указ нигезендә Русия халкы Юлиан календарена күчерелә. Яңа ел да декабрь ахыры – гыйнвар башында каршылана башлый. Нәкъ шушы чорда татар авылларында Нардуган кичәләре уздырылган. Алар, яңа стиль буенча 6 гыйнварда башланып, 12-14 көн дәвам иткән. Бәйрәм вакытында яшьләр йорттан-йортка кунакка йөргән, авыл кызлары аулак өйләрдә йөзек салышкан, бәхет сынап, фал ачкан, багучылык кылып, төрле йола уеннарын уйнаган...

Багучылык уеннарының иң кызган мәле 18 гыйнварга туры килгән. Кыз кияүгә чыгамы-юкмы; чыкса, ире нинди була; алда нинди тормыш көтә – фал ачуларның һәм күрәзәлек итүләрнең төп мотивлары шулар. Күренекле фольклорчы-галим Риф Мөхәммәтҗанов “Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты. Календарь поэзия” дигән хезмәтендә Благовар районының Каргалытамак авылында Фатыйма Терегуловадан язып алынган күпсанлы йола үрнәкләрен китерә. Менә шуларның кайберләре:

а) Үзенең киләчәк язмышын беләсе килгән кыз, төнге сәгать берләрдән соң тышка чыгып, тирә-юньне тыңлап тора. Кайсы яктан эт өргән тавыш ишетелсә, шул тарафка кияүгә чыгачак.

б) Кыз, ахирәтен алып, яратып йөргән егете яшәгән йортның тәрәзә төбенә килә. Әгәр тәрәзәдән “китте”, “кайтмады”, “ашамас” кебек сүзләр ишетелсә, егет китеп югалачак, кызга насыйп булмаячак; әгәр “килде”, “кайтты”, “ашый” дигән уңай мәгънәле гый­барәләр яңгыраса, егет, авылда калып, әлеге кыз белән кавышачак.

в) Булачак иренең нинди булачагын бе­лергә теләгән кыз, ахирәтен ияртеп, төн уртасында абзарга керә һәм кулына эләккән сарыкны кочаклап алып чыга. Әгәр карт сарык эләксә – димәк, карт кешегә, яшь сарык булса, яшь егеткә кияүгә чыгачак.

г) Капка аркылы киез итек ыргытканнар; итек башы кай тарафка карап ятса, шул якка кияүгә чыгасың дип ышанылган.

д) 18 гыйнвар иртәсендә коймак пешергәннәр һәм беренче коймак белән йөгереп урамга чыкканнар: кем беренче очрый – шуңа, яки шуның туганына кияүгә чыгасың, дип юралган.

е) Кызлар төнлә аркалары белән карга ятып шуышканнар. Әгәр иртәгәсен арка эзенең тигез сызылуын күрсәләр, ирләре тыныч холыклы була; әгәр кар басылган һәм бозылган икән, димәк, җәнҗалчы, сугыш чукмарларына кияүгә чыгачаклар.

Шулай итеп, фал ачуларның, багучылык уеннарының нигезендә гаилә кору, димәк, нәселнең, ыру-кабиләнең, милләтнең, халыкның, гомумән, Ил-Ватанның киләчәген, дәвамын тәэмин итү омтылышы ята.
Читайте нас: