Ялкынлы комсомол шагыйрь Галимов Сәләмнең “Республика иртәсе” шигыре шулай башланып китә һәм ул эпик әсәр олы рәсми тантаналарда яңгырамыйча калмый иде. Бу көннәрдә аның тууына 105 ел.
Уфаның Коммунистик урамындагы 49нчы йорт яныннан үткәндә озын буйлы, киң кулбашлы, җитез хәрәкәтле, үткен карашлы шагыйрь сыны күз алдына баскандай, аның рухландыргыч шигырьләре яңгырагандай була. Бу йортның икенче катындагы кечерәк кенә бүлмәсендә берьюлы яисә төрле вакытта Галимов Сәләм, Сәгыйть Агиш, Баязит Бикбай, Мөхетдин Таҗи, Сәләх Кулибай, Фәйзи Бикбов кебек үсеп килүче яшь талантлар яшәгән, башкорт әдәбиятында тирән эз калдырган әсәрләр язылган.
Әдәбият тарихына Г. Сәләм псевдонимы белән кереп калган Сәләм Галим улы Галимов Чиләбе өлкәсенең Коншак районы Тәгеш авылында 1911 елның 18 гыйнварында туган. 1928 елда Аргаяш урта мәктәбен тәмамлап, ике ел балалар укыта, комсомол ячейкалары секретаре була, колхозлар оештыруда катнаша. Авыл хәбәрчесе булып таныла, матбугатта тәүге шигырьләре күренә.
1930 елның язында Сәләмне “Кызыл Башкортостан” гәзитенә эшкә чакыралар. Монда ул авыл хуҗалыгы бүлеге хәбәрчесе, бер үк вакытта гәзиткә кушымта итеп чыгарылган “Трактор” журналы мөхәррире була.
Сәләмнең “Тревога” дигән тәүге җыентыгы 1932 елда басыла, анда авторның хәрби күнегүләр үткәндә кызылармиячеләр тормышын чагылдырган шигырьләре тупланган. Бер елдан ул Башкортстан пединститутының филология факультетына укырга керә. Нәкъ менә шунда аның “Өч җыр”, “Киләчәк еллар”, “Шоңкар” дигән лирик-эпик поэмалары һәм бихисап шигырьләре туа. Поэма жанрында новатор буларак чыгыш ясый, геройларын тирән психологизм белән сурәтли, новелла алымнарын куллана, башкорт шигъриятендә тәүгеләрдән булып баллада жанрына мөрәҗәгать итә.
1937 елда диплом алган яшь белгеч Тел һәм әдәбият институтына эшкә чакырыла. 1938 елның көзеннән СССР Фәннәр академиясенең Ленинград филиалында фольклористика буенча аспирантурада укый. Шунда бик каты авырып, 1939 елның 19 июнендә дөнья куя һәм Волков зиратында җирләнә.
Нибары 28 ел яшәгән шагыйрьнең бай иҗади мирасы буенча әдәбият белгечләре Ким Әхмәтҗанов һәм Әнүр Вахитов китаплар яздылар. Байтак кына каләмдәшләренең (мәсәлән, Мостай Кәрим, Сәләх Кулибай, Әмир Чаныш) аның турында истәлекләре бар. “Г. Сәләм бу дөньядан үтә иртә, үтә ашыгып китте, әмма аның әсәрләре гомерле булып чыкты, — дип язды Мостай Кәрим. — Алар ал-ял белми, заманга, халыкка, илгә, партиягә хезмәт итә. Янә шуны аерып әйтәсе килә, Г. Сәләмнең поэзиясе замандашларының иҗатына да, соңрак буын шагыйрьләренә дә сизелерлек йогынты ясады. Мәсәлән, минем Гражданнар сугышы романтикасы белән рухланып язылган “Идел ташканда” һәм “Таныш булмаган кунак” дигән тәүге поэмаларым Г. Сәләмнең “Шоңкар”ы тәэсиреннән азат, дип һич кенә дә әйтә алмыйм... Ул нибары ун ел иҗат итеп калды. Ә әсәрләре инде, ничәмә дистә еллык араны үтеп, алдагы елларга юл тота. Моның сере шунда: шагыйрьнең зур таланты еллар аша карый һәм күрә белгән икән”.
Шагыйрьнең әдәбиятка керткән зур өлешен бәяләп, аның истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән яшьләр иҗат иткән иң яхшы әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен 1967 елда комсомолның Башкортстан өлкә комитеты Г. Сәләм исемендәге республика премиясе булдырган иде. Төрле елларда бу бүләккә язучылар Әнвәр Бикчәнтәев, Әсгать Мирзаһитов, Вазих Исхаков, Сафуан Әлибай, Әсхәл Әхмәт-Хуҗа, композиторлар Нариман Сабитов, Рим Хәсәнов, Нур Даутов, җырчылар Радик Гәрәев, Идрис Газиев, Раил Кучуков һәм башкалар лаек булды.
1990 елдан яшь талантларны дәртләндерү туктатылды. Премия тагын да биш елдан соң тергезелгәч, арытаба да аны фидакарь, намуслы хезмәткә дан җырлаучы, гадел, тыныч һәм тату яшәүгә чакыручы, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүче үлемсез әсәрләр язган шәхеснең исеме белән атауны кирәксенмәделәр, чөнки без бүгенге көнебезгә таба ашкынып атлый башлаган идек инде...