+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
19 гыйнвар 2016, 02:00

19 гыйнвар. Аны ирләр чакыра

19 гыйнвар Исландиядә Ирләр көне буларак билгеләп үтелә.

Бу көн мәҗүси ышануларга барып тоташа. Борынгы исланд календаре буенча нәкъ шушы көнне Торри дигән кыш ае башланган. Исландиядәге яңа айны чакыру һәм аның ризалыгын алу бурычы ирләргә йөклә­тел­гән. Гаилә башлыгы бу көнне таң сарысы белән уянып, сыңар аягында сикерә-сикерә, Торрины данлый-данлый, ихатасын урап чыгарга тиеш бул­ган.

Бүген Исландиядә ирләр бу йоланы үтәми, әлбәттә, әмма, җисеме булмаса да исеме калган дигәндәй, хәләл җефетләре аларны иртән торуларына каһвә белән сыйлый, кайчак исә чәчәк бәйләме белән дә тәбрикли.
Читайте нас: