Кыз Швейцария, Англия һәм Һиндстан уку йортларында белем ала. 1955 елда әтисе белән бергә “Артек”та булып китә. Гаиләсе Һиндстан бәйсезлеге өчен көрәштә катнаша.
Индира Ганди 1966 елның 19 гыйнварында Һиндстан премьер-министры булып сайлана. Дәүләтләштерү сәясәтен үткәрә. Ул 1966 елның 19 гыйнварыннан 1977 елның 24 мартына һәм 1980 елның 14 гыйнварыннан 1984 елның 31 октябренә кадәр Һиндстанның премьер-министры булып тора.
1984 елның 31 октябрендә үзенең тән сакчылары (Сатван Сингх, Балбар һәм Кехару Сингх) тарафыннан үтерелә, үтерүчеләр сикх нәселеннән булган. Индира Гандиның гәүдәсеннән 20 пуля алына. Аның мәете Җамна елгасының ярында яндырылган, калган көл Һималай тауларында таратылган.
Өлкән улы Раджив Ганди, әнисе һәлак булганнан соң, Һиндстан Премьер-министры була, ул да үтерелә. Индира Гандиның икенче улы Санджай авиаһәлакәттә һәлак була.