Бүгенге заманның укып-укып та мулла булалмаган “белгеч”ләре өчен бик ярап куяр иде бу указ. Чыннан да, императорның кайбер указлары бүген дә актуаль.
1719 елның 7 декабрендә ул халык исәбен алу турындагы указга кул куя. Аңа ярашлы, илдә яшәүчеләрнең исемлеген алырга һәм киләсе өч елда аны тикшереп торырга боерыла. Әлеге кампаниядән баш тарткан, яисә кемнедер яшереп калдырган өчен каты җәза, хәтта үлем җәзасы каралган. Халык исәбен алу бүген дә демографик, икътисади һәм социаль күрсәткечләрне күзалларга ярдәм итә.
1699 елның апрелендә Петр Мәскәү урамнарында чисталык саклау турында указ чыгара. Әлеге документ мәскәүлеләргә ихаталарны, урам-тыкрыкларны чиста тотарга, көнкүреш калдыкларын шәһәр читенә чыгарып күмәргә дигән бурыч куя. Моны үтәмәгән кешегә штраф салына, яки аны камчы белән суктыралар.
Петр Iнең 1699 елның 20 декабрендәге указына ярашлы, Русия яңача ел исәбенә күчәргә һәм ел башын 1 сентябрьдә түгел, 1 гыйнварда билгеләргә, йортларны нарат, чыршы, артыш ботаклары белән бизәргә, кешеләр бер-берсен Яңа ел белән котларга тиеш була.
Хәзерге заманда киң кулланышта булган дресс-код та Петр патша заманында барлыкка килә. Аның 1700 елның 14 гыйнварында кул куйган указына ярашлы, бояр-дворяннар, сәүдәгәрләр озын җиңле, озын итәкле киемнәрен кыскаракка алыштырырга, ә аларның хатыннары, кызлары, сарафаннарын салып, итәк һәм күлмәккә күчәргә тиеш була.
Шулай ук, Петрның медицина һәм фармакологиядә белеме булмаганнарны сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләтмәү, янгыннан саклау кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне җавапка тарттыру турындагы указлары да хәзерге заман белән аваздаш. Аның 1714 елда чыккан “Ришвәт алуны тыю” турындагы указын бүген куллану да урынлы булыр иде. Әлеге документ нигезендә дини, хәрби, сәяси һәм башка өлкәдә югары вазыйфа биләгән кеше ришвәт алырга тиеш түгел, ала икән, каты җәзага тарттырыла.
Патшаның солдат мундирының җиң очына алгы яктан төймә тагарга, шул рәвешле солдатларны ашагач, җиң очы белән авызын сөртү гадәтеннән арындырырга дигән указы бүген көлке булып тоела. Ә менә монысын тәрҗемә итмәскә булдык, югыйсә, тәме югала: “Подчиненный перед лицом начальствующим должен иметь вид лихой и придурковатый, дабы разумением своим не смущать начальства”.