Бәйрәм чагыштырмача “яшь” булуга карамастан, аның авторы билгесез. Бу көннең инициаторлары булып студентлар санала.
Нәкъ 21 гыйнварда кызлар һәм егетләр бернинди интим сәбәпсез бер-берсен дусларча кочагына алган. Соңгы елларда бу көнгә багышланган төрле флешмоблар да үткәрелә башлады. Үзенчәлекле легенда буенча, дусларча кочаклашканда кешеләр җан җылысы белән уртаклаша. Психологлар фикеренчә, сезне кочагына алырга омтылган кешеләр хәвефсезлек, мәхәббәт һәм уңайлык тойгылары кичерергә тели.
Шуны да билгеләргә кирәк: ел саен 4 декабрьдә билгеләнә торган тагын бер Кочаклашу көне бар, ләкин ул 21 гыйнвардагысы кебек киң таралмаган.
Бу матур бәйрәм сездән бернинди чыгымнар да таләп итмәячәк. Бары тик якын кешеләрегезне җан җылыгыз белән юмарт бүләкләргә кирәк. Бәйрәм белән котлаганда аларга җылы мөнәсәбәтегез, ихлас хисләрегез турында исләренә төшерергә дә онытмагыз. Бәйрәм белән, дуслар!