+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
21 гыйнвар 2016, 02:00

21 гыйнвар. Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул

Бүген Польшада иң җылы һәм ихлас бәйрәмнәрнең берсе — Дәү әни көне билгеләнә. Полякларның 60 проценты үзләренең әхлак принциплары, дини караш һәм хисләре дәү әниләр тәрбиясеннән килә дип билгели.

18 яшьтән 80 яшькә кадәр булган кешеләр дәү әниләре белән тыгыз элемтәдә булуларын яшерми. 1964 елдан алып, 21 гыйнвар аларга багышлана. Бу көнне дәү әниләр янына барлык балалары, оныклары җыела, аларга бүләкләр әзерләнә. Дәү әниләр исә, тәм-томнар пешереп, табын кора.

Польшадагы өлкәннәр үз оныкларын атнасына кимендә бер тапкыр күрә, өчтән бере аларга буш вакытларының яртысын багышлый. Барлык дәү әниләргә дә сәламәтлек, озын, хәерле гомер телисе килә.
Читайте нас: