Композиторлык белән җитди шөгыльләнә башлавы илнең төрле шәһәрләрендә — Орелда, Севастопольдә, Дондагы Ростовта эстрадада эшләгән чорга туры килә. Ростовта “Дон егетләре” ансамблендә музыка җитәкчесе булганда бу коллектив белән бөтен СССРны йөреп чыгалар, ул заманда ябык шәһәрләрдән саналган Кронштадт, Североморскига кадәр барып җитәләр.
Яшь музыкант туган шәһәре Уфага әйләнеп кайткач, җырчылар Илфак Смаков, Рәис Вәгыйзов белән берлектә заманында бик популяр булган “Ирәндек” вокаль-инструменталь ансамбль төзиләр, Айрат алты ел аның җитәкчесе була. “Ирәндек”тә тагын җырчылар Филүс Гәрәев, Нәзифә Кадыйрова, Мәгариф Әхмәдиев, Роза Аккучукова да эшли. Нигездә, Башкортстан тамашачыларын хезмәтләндерәләр, шулай ук, Идел буе, Урта Азия, Себер якларын да күп тапкырлар урыйлар. Нәкъ менә шул елларда Айратка көйләрне аранжировкалау һәм оркестровкалау белән ныклап шөгыльләнергә туры килә. Тәүге үзаллы җырлары һәм инструменталь пьесалары иҗат ителә, алар республикада да, аннан читтә дә уңышлы башкарыла.
Айрат Кәримовның иҗаты ныграк таныла бара һәм аны 1976 елда Уфа дәүләт сәнгать институты ректоры, СССРның халык артисты Заһир Исмәгыйлев үзенең композиторлык классына укырга чакыра. “Барыбер язасың инде, дипломлы композитор бул, республикабыз өчен эшлә”, — ди. Кәримов үзе дә җитди жанрлар һәм композицион алымнарны үзләштерергә, ныклы профессиональ белем алырга омтыла. Институтны тәмамлап чыкканда диплом эше итеп әтисе истәлегенә багышланган фортепиано һәм симфоник оркестр өчен концерт-рапсодия иҗат итә. Бу әсәрдә Таһир Кәримовның бик популяр булган “Мендем биек Уралтау башына”, “Почтальон”, “Әйдә, җиңгә, биеп кал”, “Истәлек” җырларының көйләрен файдалана.
Институтны тәмамлау белән Айрат Республика урыс драма театрына музыка бүлеге мөдире вазыйфасына кабул ителә һәм анда 1988 елга кадәр эшли. Биредә сигез ел эчендә утыз спектакльне музыкаль яктан бизи, шуларның кимендә егермесе — шәхсән үзенең музыкасы. Бер үк вакытта җырлар да яза. Асия һәм Илфак Смаковлар, Айсылу Солтанова, Вәкил Җәләлетдинов һәм башкалар репертуарына кергән җырлар төрле җыентыкларда басылып чыга. Ә инде скрипкачылар ансамбле өчен иҗат ителгән “Кояшлы көн”, “Шаян җил” кебек пьесалар радио аша тапшырылган бәйрәм концертларын башлап җибәрә.
Композиторлык эшчәнлегенә шактый җитлеккән музыкант, үз һөнәренә тотрыклы профессиональ караш һәм аның өчен җаваплылык тойгысы белән килеп, Айрат Кәримов үзенә кадәр булган буын башкорт һәм татар композиторларының иң яхшы традицияләрен үзенә сеңдереп, үз иҗатында аларны иркен һәм табигый үстерә.
Белгечләр Айрат Кәримовның исемен Башкортстанда җиңел музыканың беренче үрнәкләрен иҗат иткән Таһир Кәримов, Бәхти Гайсин, Мәҗит Шәрипов белән бер рәткә куялар, башкорт профессиональ музыкасына бөтенләй яңа жанрлар һәм стильләр кертүен дә билгелиләр. Аның киң билгеле “Ромашка” җыры вальс-бостон жанрында язылган, “Кайгырма” һәм “Якты хисләр” җырлары — танго, “Миләүшә” һәм “Киләчәктән килә тавыш” җырлары — джаз-вальс, “Кайтам туган якларга” — буги-вуги, ә “Сөю” җыры босса-нова стилендә иҗат ителгән.
Айрат Кәримов — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композиторларның республика конкурслары лауреаты, Башкортстан һәм Русия Композиторлар берлекләре әгъзасы.