+13 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
20 Января 2016, 21:00

22 гыйнвар. Яшьлегеңдә нәфсең тыйсаң – онык сөярсең!

Сабый чакта иң яраткан кеше – дәү әти буладыр ул. Дәү әни кебек үтеп киткән саен үбеп калмаса да, аннан сирәгрәк эләккән наз да күңелләрне эретә. Күпләрнең дәү әтиләре юк та бит әле, шуңа да синеке аеруча кадерле.

Бүген Польшада менә шундый кадерле затлар көне – Дәү әтиләр бәйрәме. Бүген аларны кече һәм олы оныклары, тураннары котлый, балалары да кушыла. Дәү әни бәйрәмендәгечә, табын корыла, бүләкләр әзерләнә. Табын янына берничә буын вәкилләре җыела, шуңа да бу бәйрәм ыру тантанасына әйләнә. Әлбәттә, яшьлегендә чикерткәдәй тегендә-монда сикергәләп йөргәннәргә мондый хөрмәт эләкми... Мондый тантаналы табын түренә утыру хокукын югалтмаска иде.
Читайте нас