+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
23 гыйнвар 2016, 02:00

23 гыйнвар. Кул белән язу көне

Аны икенче төрле “Почерк көне” дип тә атыйлар. Кешелек көннән-көн компьютер белән ныграк дуслашып, электрон хатлар, СМС-хәбәрләр аша аралашкан чорда бу көн үзенә күрә бер мәгънәгә ия. Бу көн гаджетларны, клавиатураларны читкә куеп, якыннарга, дусларга кул белән хат язарга кирәклеген искә төшерә. Шуның белән йөрәктәгене куллар аша турыдан-туры шәрехләп җиткерүне алга сөрә.

Йөрәктәге, дигәннән, бел­геч­ләр почерк белән кеше характеры арасында бәйләнеш бар, дип исәпли. Чыннан да, нинди генә тавык тырнаган рәвешле язсаң да, дөньяда андый икенче бер тавыкны табып булмый. Һәр кешенең почеркы уникаль, үзенчәлекле. Почерк буенча белгечләр (графолог­лар) кул белән язуда берничә төп үзенчәлекне билгели. Алар: хәрефнең зурлыгы, ни дәрәҗәдә авыштырып язылган булуы, каләм басымы, “хәрәкәт юнәле­ше һәм хәреф формасы. Графо­логлар, шулардан чыгып, якын киләчәктә кешенең психологик портретын тудыру өстендә эшли.
Шәхсән мин үзем – берничә ел перо белән язу тәмен дә тоеп калган буын вәкиле. Перо белән язуда, басымга һәм хәрәкәт итүгә карап, хәрефләр, билләре өзелеп торган кызлар кебек, матур килеп чыга. Карага манып язган ул елларда дәфтәр эченә махсус киптергечләр дә куеп чыгарыла иде. Хәзер алар тарихта калды. Хәтта диплом, паспорт кебек документларны да кул белән тутыру узганда калды. Ул хезмәтне каллиграфистлар үти иде. Кул белән матур итеп язучылар соңгы могиканнарга әйләнеп бара. Без барыбыз да, почеркларга караганда, табиблар булырга тиеш кебек.

Темасына күрә мәзәге

Табиблар каршылык чарасы уздырган. Ләкин аларның нәрсә таләп итеп чыкканнарын берәү дә аңламаган, чөнки шигарьләрдәге почеркларын танучы булмаган.

* * *
– Доктор, сез язып биргән рецепт буенча алган даруларның ярдәме тиде. Савыктым, рәхмәт!
– Рәхмәтегез аптекарьга. Чөнки сез минем карасы кипкән ручканы яздыру өчен сызгалап бетергән кәгазьне алып киткәнсез.

* * *
– Ни өчен табиблар карточканы компьютерда тутыруга каршы?
– Чөнки аннан аларның язганнарын танып булачак.
Читайте нас: