+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
23 гыйнвар 2016, 02:00

Аларның яклаучысы – Татьяна

Башкортстанның югары уку йортларында 130 меңгә якын кеше белем ала.Русия Президенты Указы белән 2005 елда 25 гыйнвар рәсми рәвештә “Русия студентлары көне” дип игълан ителә. 1755 елның 12 гыйнварында (иске стиль буенча), Изге Татьянаны искә алу көнендә, патшабикә Елизавета Петровна ”Мәскәү университетын оештыру турында” указга кул куя һәм бу уку йортына нигез салынган көн була. Шул вакыттан бирле Изге Татьяна студентларның яклаучысы дип санала башлый.

Кем булган соң ул Татьяна? Татьяна III гасырда Римдә яшәгән. Ул чорда халыкның күпчелеге мәҗүси аллаларга табынган. Татьяна – христианнарның тәүге вәкилләренең берсе була. Иманыннан баш тартмаган өчен бик күп газапларга дучар ителә. Ахыр чиктә әтисе белән бергә үтерелә. Шуннан дини бәйрәм – Изге Татьяна көне билгеләп үтелә башлый.

Шулай итеп, тәрбияле, әхлаклы туташ истәлеген саклый бу көн. Имтиханнар тәмамланып, студентларның кышкы каникулы башланган мизгел дә ул. Йөз ел элек тә 25 гыйнварда Русия студентлары күмәк күңел ачулар оештырган, бүген дә, күркәм традиция буларак, студентлар көне шаулап-гөрләп бәйрәм ителә. Әйткәндәй, яшьләр фикерен искә алсак, күңелле студент тормышын бары тик “кайнар” сессия вакыты гына бүлдерә бит.

(Теманың дәвамын ПДФ-версияда 4нче биттән укыгыз)
Читайте нас: