+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
26 гыйнвар 2016, 02:00

25 гыйнвар. Юбилеең белән, фоторәссам!

Кичә Русия Федерациясенең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясе һәм Рафаэль Исламов исемендәге Башкортстан фоторәссамнар конкурсы лауреаты, Русиянең һәм республиканың Фоторәссамнар, Журналистлар берлекләре әгъзасы Рәиф Бадыйковка 70 яшь тулды. Гади тормышны чагу төсләрдә яктырта белүче үзенчәлекле талант иясе Рәиф Карам улын күркәм гомер бәйрәме уңаеннан тәбрикләү сүзләренә кушылабыз.

Фотосурәтләрне пропагандалауга, үстерүгә зур өлеш керткән өчен Рәиф Бадыйков 2014 елда Русия фоторәс­сам­нары арасында берен­челәрдән булып ил фоторәссамнары берләш­мәсенә нигез салучы Андрей Иванович Баскаков исемендәге премия лауреаты булды.

Юбилее уңаеннан хезмәттәше, Башкортстанның халык рәссамы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рамил Килмәмәтов Рәиф Карам улының иҗатына бәйле кызыклы хәлләр, истәлекләр белән уртаклашты.
“Рәиф белән 1976 елда таныштык. Ул “Голос строителя” дигән күпти­ражлы гәзиттә эшли иде. Минем фотоаппарат ватылгач, төзәтсә, Рәиф Бадыйков кына төзәтер дип, “Труд” стадионына барып, аны табарга киңәш иттеләр. Шунда без аның белән тәү тапкыр күрештек. Ул фотоаппаратымны төзәтеп бирде. “Уйлап табу­чы, механик Кулибин ул” дип әйткән­нәренә шунда үзем инандым. Техниканы бик яхшы белә ул, заманына кү­рә сирәк күренеш – машинасы да бар иде әле.

Бик ышанычлы кеше ул Рәиф Карам улы. Гади күренешләрне дә күреп, эләктереп ала белә. Ярмәкәй районы­ның Исламбахты авылында туып-үскән. Ул якларга барып чыккач, башкаладан вәкил алып килдем, дип таныштырды. Минем әби Гапкәримдә яшәгән булган. Очрашуга бөтен авыл халкы җыелды. Кем Йөзкамалны белә, дигән сорау күтәрмәсенме бу?! Шулай Ярмәкәйдә булганда үземнең туганнарымны да белеп кайткан идем.

Бервакытта да югалып калмый, килеп туган мәсьәләне юмор белән хәл итәргә омтылучан ул. Күңелдә уелып калган тагын бер якты хатирәне искә төшерми мөмкин түгел. Чит илдә эш сәфәрендәбез. Кунарга туры килгән беренче кунакханәгә кердек. Үткәр­миләр бит. Югалып калмады Бадыйков: “Без Килмәмәтов­тан – ике кеше”, – дип алып кереп китте.

Шулай чит илгә тагын бер сәфәр барышында виноград эшкәрткән җирдә булырга туры килде. Мин фотога төшердем, Рәиф карап торды. Берзаман кузгалып киткәч, арттан безне машинада куа башламасыннармы?! Куып җиткәч, кем безне фотога төшерде, дип сорадылар. Баксаң, алар гомерләрендә беренче тапкыр гәзиткә фотога төшкәннәр, ихтирам йөзеннән өч литр виноград сутын күчтәнәчкә бирер өчен куып тотканнар булып чыкты.

Җаваплы кеше дә Рәиф Бадыйков, аның белән бергә эшләү һәрвакыт җиңел, ышанычлы. Алга да чыкмый, артта да калмый, ләкин кеше күрмәгән, игътибар итмәгән мөһим күренешләр ул төшергән сурәтләрдә ачык чагыла. Заман фотоаппаратлары җиңел, уңайлы булса да, Рәифнең сумкасы әле булса үзеннән зур, авыр. Чөнки ул кирәкле булган һәр әйберен һәрва­кыт үзе белән йөртә. Хезмәттәшем, фоторәссам Рәиф Бадыйковка гомер бәйрәмендә теләгем бер: сәламәт булып, тагын 70 ел яшәргә һәм 140 яшендә чираттагы күргәзмәсен үткәрергә насыйп булсын!”

Хезмәттәшең, дусларың, иҗатың белән кызыксынучылардан котлау сүзе ишетү – олы бәя. Рәиф Карам улына ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм бүгенгедәй яшь, шат күңелле булып калуын телибез!
Читайте нас: